Урман хуҗалыгы министры боерыгы нигезендә, "Татарстанның чиста урманнары" исемле республикакүләм акция уза.
Быел ул 14 апрельдән 14 июньгә кадәр һәм 1 сентябрьдән 1 ноябрьгәчә гамәлдә була. Акция кысаларында урманлыкларны чүп-чардан, шакшыдан арындыру, бакчачылык ширкәтләрен, урман участогын арендалаучыларны, урта һәм югары уку йортларында белем алучыларны һәм авыл җирлеге башлыкларын да җәлеп итеп кечкенә архитектур формаларда төзекләндерү, ремонтлау күздә тотыла.
Нет комментариев