“Татавтодор” кышкы чорга әзер
3300 тонна ком һәм тоз катнашмасы әзерләп куйганнар "Татавтодор"ның Арча филиалы Әтнә участогында. "Елдагыча күләмдә бу", - дип бәяләде моны оешманың җитештерү-техник бүлеге җитәкчесе Искәндәр Әхмәтҗанов. Автомашиналар быел да бозлы юлда таеп азапланмас дип өметләник; бәхәссез, бу яктан бездә чагыштырмача яхшы. "Татавтодор" егетләре күп эш башкардылар: бик күп җирдә юл...
3300 тонна ком һәм тоз катнашмасы әзерләп куйганнар "Татавтодор"ның Арча филиалы Әтнә участогында. "Елдагыча күләмдә бу", - дип бәяләде моны оешманың җитештерү-техник бүлеге җитәкчесе Искәндәр Әхмәтҗанов. Автомашиналар быел да бозлы юлда таеп азапланмас дип өметләник; бәхәссез, бу яктан бездә чагыштырмача яхшы. "Татавтодор" егетләре күп эш башкардылар: бик күп җирдә юл билгеләре яңартылды яки яңалары урнаштырылды. Инженер сүзләренә караганда, "КДМ"-машиналар да, грейдер да каралып куелган - кышкы чорга әзер.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев