Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

ТӘВӘККӘЛЛЕКТӘ ТИҢНӘР ЮК

Кирәк чакта терәк булган, без күрмәгәнне күрә белгән, безне кайгырткан, вакыты- вакыты белән безне дә алыштыра алган, без ышанган хәбәрчеләребез турында сүзем.

Андый хәбәрчеләр бездә генә! "Бәйрәм вакытында да газета чыгардыгыз, ял да итә алганыгыз юк, Күәмдәге хоккей турнирын үзем генә язып җибәрәм, фотосына да төшерәм", дип шалтыраткан күптәнге хәбәрчебез Равил Садриев, "Арыда шундый чара үткәрелде, язып җибәрдем, сезне чакырып мәшәкатьләп тормадык, мондыен без дә булдырабыз" диюче Фидаил Кадимов, "Яңа ел белән сезне, балалар! Исән-сау булып эшләп кенә торыгыз", дип ,бәйрәм саен Бәрәскәдән бирле тәмле пироглар пешереп алып килеп сый­лаучы өлкән хәбәрчебез Наз­гөл апа Садриева, "Почта белән йөрсә озак була, бер хәбәрем бар, язып кына алыгыз", дип шалтыраткан иң өлкән, 11 февральдә 86 яшен тутыручы Мөршидә апа Ваһапова, "Барыгыз да исән-саумы, гел сезнең хакта уйлыйм, Шакировлар күбәйсә дә тагын бер мәкалә яздым әле", дип, Иске Җогыптан хәбәр биргән Гомәр абый Шакиров, "Килдем әле, сезне бер күргәч, рәхәт булып китә", дип юк эшен бар итеп Олы Мәңгәрдән Әтнәгә килгән Илсур абый Шакиров, "Арытып та бетерәмдер, тагын бер борчуыбыз бар, хәл итеп алыйк әле", дип Яңа Җөлбидән хат юллаучы Люция апа Гарипова, "Үртәмне дә искә алганыгыз өчен рәхмәт", дип шатланучы Рашат абый Нигъмәтҗанов, "Үзем турында язган идем, килешеп бетәрме икән", диюче Олы Мәңгәрдән Рәүфҗан абый Закиров, "Сезнең газетны укып туеп булмый, сере нидә соң аның?", дип баш ваткан Ленар Вәлиев (Орнашбаш, Арча), "Мин дә язма юлладым әле, чит итмәссезме икән?", дип Яңа Кишеттән (Арча) мәкаләләр, хикәяләр язучы Надия Габдрахманова, "Газетагыз килеп җиткәнче түзеп булмый", - дип Казаннан, Алабугадан еш шалтыраткан Фердинант абый Гайсин, Шәүкәт абый Рәхимов... чынлап та бездә генә! Равил абый Җәләев (Ары), Хәйдәр Галәвиев (Кече Әтнә), Ясминур апа Шакирова (Күшәр), Җофар апа Вәлиева (Олы Әтнә), Гөлчәчәк Каюмова (Ары), Гөлнара Корбанова (Яңа Шашы), Бәрәскәдә, Күңгәрдә яшәүче Фәридә Гайнетдиновалар, Рифат абый Габидуллин (Яңа Кенәр, Арча) Миңгазиз Зиннәтов (Олы Әтнә), Мәсхүт Гайфуллин (Кече Әтнә), архивлардан кайтып кермәгән Җәүдәт Мәгъсүмов (Олы Әтнә), Раушан Садыйков (Иске Җогып), Марс абый Шиһапов, Галия Минһаҗева (Олы Әтнә), Рәйсә апа Зарипова (Кышлау), Ми­ләүшә Вәлиева (Ары), Диләрә Батршина (Күлле Киме), Мөнир Шакиров (Күшәр), Алия Гайнетдинова (Күңгәр), Ләйсән Сафина (Олы Бәрәзә) - башка газеталарның алар кебек тугры хәбәрчеләре юк, язмалары укып туйгысыз.

Тулырак итеп язманы "Әтнә таңы" газетасыннан укыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев