Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Таяк ике башлы...

22 сентябрь күп илләрдә Бөтендөнья автомобильсез бер көн буларак уза.

Мондый көн игълан итүне район халкы ничек кабул итә? Ул нинди мәгънәгә ия? Шушы сораулар белән район халкына мөрәҗәгать иттем.

20 еллап авто руле боручы Дамир соравымны да тыңлап бетермәстән: "Мин бу хакта хәбәрдар һәм мондый көннең кирәклеге көн кебек ачык. Транспорттан бөтенләй баш тарту юлын уйлап тапсалар икән. Экологик яктан әһәмияте дә, кеше сәламәтлегенә тәэсире ягыннан да уңай күренеш бу", - дип ярып салды. 10 ел йөртүче стажына ия Рамилнең фикере үзенчәлекле. "Яхшы күренеш. Тик таякның ике башы булган кебек, монда да проблема ике яклы. Әгәр дә район үзәгендә һәм авылларга җәмәгать транспортлары йөреп торса, ике дә уйламыйча җиңел машинамнан баш тартыр идем", - диде. 15 ел машина йөртүче Айнур да аның фикерен куәтли. "Үзең генә булсаң, "Абый утырт әле" ысулын да кулланырга була. Баламны район үзәгенә алып киләсем бар бит", - ди. Өлкән яшьтәге Фаил абзый гына бүгенге көндә автомобильдән башка авыр булачак дип саный. "Кибеткә барсаң, рәхәтләнеп тәпиләү мөмкин эш. Тик кибеттән нидер алып кайтасың булса, машина кирәк", - ди. Габделхәй абый: "Элек җәяү йөрдек бит, хәтта итек белән пычрак ерып, бала күтәреп бакчага бара идек. Барлык кеше дә җәяү йөрүгә күчсә, яхшы булыр иде", - ди. "Бездә автомобильдән баш тарту мөмкин эш түгел. Көньяк төбәктә яшәсәк, велосипедка утырыр идек анысы", дигән фикер дә яңгырады. Шунда ук: "Бөтен халыкны автомобильсез йөрергә мәҗбүр итәргә кирәк. Шул вакытта гына уңай нәтиҗәсе күренер", - диюче дә булды. ЮХИДИ инспекторы Фәнил Муллагалиев та үз фикерен белдерде. "Җәяү йөрү белән машинада баруны чагыштырып нәтиҗә ясарга мөмкинлек туа. Ни кызганыч, шоферлар тарафыннан юл куркынычсызлыгы белән бәйле кимчелекләр кимеми шул. Хәер, андыйларга бу көн булу гына тәэсир дә итмәс... Ә шулай да, азрак юл хәрәкәте кимер иде", - ди.

Фикерләр төрле, тик шунысы бәхәссез: бу көн җәмәгатьчелеккә автомобильнең әйләнә-тирә мохиткә начар тәэсирен искә төшерә һәм үз автомобилеңне куллану теләген киметә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев