Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

“Телеңне йотарлык!”

Түбән Көек урта мәктәбе ашханәсендә еш ишетелә бу сүзләр. Мәктәп укучылары, укытучылары гына түгел, килгән кунаклар да яратып ашыйлар аш-су осталарының әзерләгән ризыкларын.

"Ашыт" сакланышы инспекторлары белән баргач кердек мәктәп ашханәсенә. Борынны кытыклаган камыр ризыгының исе мәктәп залыннан ук үзенә тарта.

- Монда гел шулай, ничә килсәң дә тәмле ис борынны кытыклый, тамагың тук булса да, аяклар ашханәгә сөйри. Тәмле пешерәләр, елмаеп каршы алалар, ни әйтерләр икән дип куркасы да юк...- дип, поварларны мактый сакланыш инспекторы Рәшит Әхмәтҗанов. Күреп белсәм дә, арчаларның яхшы сүзенә алдана күңел. Тыңлавы рәхәт. Чынлап та, ул әйткәнчә булды. Поварлар Рауза Сәйфетдинова белән Сәвия Хисмәтова ачык чырай, кайнар чәй белән каршы алдылар. Чәй генәме соң, табынга яңа пешкән кәбестә бөккәне китереп куйдылар, аның исе, аның тәмлелеге. Иртәнге сәгать 9. Өстәл тулган камыр ризыгы, ашы, икенчесе, салаты, вареньесы, конфеты.. барысы да өстәлдә. Тиздән укучыларны ашатырга җыеналар. Үзләре ике бөртек, ничек өлгермәк кирәк. Әле безнең кебек килеп-китеп йөргәннәре күпме...

- 100 пирожки өлгерттек иртән, бүген кәбестә белән, төрләндерәбез, бәрәңге пәрәмәче дә, кабак бәлеше дә, коймак, кабартма, вак бәлеш, күзикмәк.... көн дә шулай, камыр ризыгы пешерәбез, үзгә булгач ашамаслар микән дибез, замана баласы сайлап ашый бит әле ул, аш-боткаларга гына бик исләре китми. Көнгә ике мәртәбә ашатабыз... - ди өлкән пешекче, 1992 елдан бирле монда эшләүче Рауза Сәйфетдинова.

- Ничек өлгерәсез?

- Без икәү бит, кичтән азрагын әзерләп калдырабыз иртән килеп пешерәбез, бөтен уңайлыклар бар, балаларның мактый-мактый, рәхмәт әйтеп ашаганнарын күрү өчен генә дә пешерерсең, олыларны әйткән дә юк инде...- дип дәвам итә өлкән повар

Аңа ярдәмчесе, бишенче уку елын биредә эшләүче Сәвия Хисмәтова кушыла: "Күз курка, кул эшли. Нәрсә пешерим икән дип интегәсе юк, бары да бар, бөтенесе диярлек үзебездә үскән, суганы, кишере, чөгендере, кәбестәсе, тозларга да җитә, сатарга да. Укучыларга витаминнар керсен, дип тырышабыз инде,"- ди.

Көн дә шулай, иртәнге сәгать 7 дә башланган эш көне күпме рәхмәт сүзе ишетеп кичкә таба төгәлләнә. Рәхәте дә, михнәте дә җитәрлек.

- Исән-сау эшләп кенә торсыннар, бик әйбәтләр, алардан башка без ике кулсыз,- ди мәктәпнең директор урынбасары Гөлшат Галиәхмәтова. Теләге фәрештәләрнең"Амиин", дигән сәгатенә туры килсен.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев