Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Теликтагы мультик

Без, өлкән буынга, бала чакта кинофильмнар карау аз эләкте. Авылга кино килү зур вакыйга, безнең кебек "юеш борыннар"га кинога керү өчен акча юнәтү чишеп булмаслык проблема иде.

Мультфильмнарны бөтенләй белми үстек, чөнки ул вакытта телевизор дигән ящик авылда юк. Радио дигән стенадагы кара тәлинкәне дә узган гасырның 50нче елларында гына тыңлый башладык бит. Без, Совет чорындагы вәзгыятьтә яшәгән кешеләр, шул вакыттагы киноларны сагынып искә алабыз. Нинди тирән эчтәлекле, югары әхлак нормаларына нигезләнеп эшләнгәннәр иде алар! Ләкин аларга без бик сусаган булсак та, аларны хәзер бик сирәк күрсәтәләр. Без яшь буын белән бергә заманча фильмнар карарга мәҗбүр.

Заман үзгәрә, аның белән бергә сәнгать тә үзгәрә. Ул шулай булырга тиештер дә. Шагыйрь әйтмешли, һәрбер чорның үз сволочы була.

Хәзер һәр каналда ничек итеп урларга, кеше үтерергә, банк басарга, көчләргә өйрәтәләр, аларның җентекләп эшләнгән алгоритмын бирәләр. Шунысы кызык, киногерой 20-30 дошманы чолганышында сугыша, аңа төрле яктан аталар, ә аны пуля да алмый, ул дошманнарын үтереп бетерә, я могҗиза белән качып өлгерә. Бу герой, бернинди җәзасыз, кеше үтерүен дәвам итә. Мондый геройны ничек яратмаска мөмкин!? Һәм ул миллионлаган яшьләрнең, балаларның кумирына әйләнә. Менә кайда ул фильмнарның "тәрбияви" роле. Хәзерге Русиядә эшләнгән киноларның күбесе суд, безнең полиция хезмәткәрләре, прокуратура вәкилләренең данлы эшләре турында. Үзләре булдыра алмасалар, аларга ярдәмгә эт яки җыештыручы булып эшләүче әби килә. Яки бер генерал җитәкчелегендәге 2-3 опер могҗиза үрнәкләре күрсәтеп мафия, зур бандит төркемнәрен фаш итәләр. Безнең хокук сакчыларыбыз реаль тормышта да шундый булсалар, Русиядә җинаятьчелек бөтенләй булмас иде. Кешенең психикасына зур зыян салучы "ужастик"лар да күп. Берничә ел рәттән баручы мәгънәсез сериалларны карасам, минем күңел болгана башлый. Күп кинолар Русиядәге мафия, коррупция, дәүләт, бюджет акчасын үзләштерү, халыкча әйтсәк, "отмывание денег" турында. Мондый кинолар дөреслеккә якын торалар. Соңгы вакытта югары даирәләрдә мондый күренешләрнең аз-маз фаш ителгән очракларын ишетеп чәчләр үрә тора. "Балык баштан чери" дип халык хак әйтә шул.

Бу әйткәннәр кинофильмнарның кече туганы мультфильмнарга да кагыла. Совет чоры мультфильмнарын искә төшерик. Андагы ачык төсләр белән эшләнгән табигать күренешләре, үсемлекләр, хайваннар дөньясы балаларны гына түгел, олыларны да җәлеп итә. Аларда зәгыйфьләргә, көчсезләргә ярдәмгә килү, дуслык, хезмәткә - хөрмәт, иптәшеңне бәладән йолып калу, яхшылыкның явызлыкны җиңүе, табигатьне саклау һ.б. беренче планда.

Хәзер экраннарда бездә түгел, ә көнбатышта, бигрәк тә Америкада төшерелгән мультфильмнар хакимлек итә. Аларда да тискәре герой уңай герой белән көрәшә. Анда бу көрәш рәхимсез, көчленең көчсезне кыерсытуы белән бара. Бала боларны губка шикелле сеңдереп, кансызлыкка, вәхшилеккә өйрәнә. Ул моны киләчәктә кулланмас дип кем әйтә ала? Чит ил мультфильмнарындагы геройларны нәрсә икәнен таный алмыйча аптырап утырасың, ни кош, ни җәнлек, ни кеше. Алар катлаулы техника белән идарә итәләр, космоста бер йолдыздан икенчесенә очалар, гомумән, баланың реаль тормышыннан ерак торалар. Аларда вакыйгалар, күренешләр шулкадәр тиз кабатлана ки, соңыннан бу фильмны искә төшерә алмый азапланасың. Аларда сюжет, эчтәлек юк дәрәҗәсендә. Хәзерге техник чаралар ярдәмендә кеше күңелендә шатлык, миһербанлылык тәрбияләүгә караганда, курку хисе, рәхимсезлек тәрбияләү күпкә җиңелрәктер. Мондый мультфильмнарны балалар гына түгел, авыл ягыннан азрак түбән торган олыраклар да җиңел кабул итәләр. Шуңа күрә алар тиз таралалар. Акчага табынган заманда бу аңлашыла да.

Мин шуңа аптырыйм, без сайлап куйган хөрмәтле депутатлар ник моңа игътибар итмиләр икән? Мондый продукциянең яшь буынга зыяны, алкоголь, тәмәке зыяныннан ким түгел бит. Бу мәсьәлә турыдан-туры Мәгариф һәм Сәләмәтлек саклау министрлыкларына да кагыла түгелме соң? Ә безнең киләчәгебез дип йөргән балалар һаман зыянлы фильмнар карый, начарлыкны сеңдереп үсә.

Киләчәк шүрләтә бит, җәмәгать!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев