Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Үтемле сабак

Күпме китаплар укыйсың, белем алган буласың, онытылып та киткәли; бер өлеше, күбрәк мәгънәсе истә кала. Аны да үзебезнең җирлек сөйләме буенча хәтердә калдырабыз кебек. Онытылмый торган сабак та бирә тормыш. Монысы гадәттә синең хатаң, ялгышың белән бәйле була. Шундый сабак турында язмакчы булам. Сәйдә абыстай Аппакованың Бәрәскәгә килүе турында яздым....

Күпме китаплар укыйсың, белем алган буласың, онытылып та киткәли; бер өлеше, күбрәк мәгънәсе истә кала. Аны да үзебезнең җирлек сөйләме буенча хәтердә калдырабыз кебек.
Онытылмый торган сабак та бирә тормыш. Монысы гадәттә синең хатаң, ялгышың белән бәйле була. Шундый сабак турында язмакчы булам.
Сәйдә абыстай Аппакованың Бәрәскәгә килүе турында яздым. "Коръәнне иң элек исәннәргә багыш­лагыз...", дигән юллар бар иде. Газета таралу белән Бәрәскәдә яшәүче Әдһәм абый шалтыратты. "Сеңелем, зур ялгыш җибәргәнсең. Коръән Аллаһ Тәгалә ризалыгы өчен укыла. Без догада Аллаһтан сорыйбыз, исәннәргә, үлгәннәргә дә сорыйбыз. Коръәнне багышлау дөрес түгел. Мин - Аллаһының бер колы, мин нәрсә багышлый алам..." - диде ул.
Дини темалар бик четерекле, махсус белем юк, шуңа күрә бик язмаска да тырышабыз. Мулла, абыс­тайларның да бик сирәге газета белән эшли, сәясәт тә әллә ничә төргә керә. Әдһәм абый белән сөйләшкәннән соң да, әллә никадәрле дини китаплар укыдым. Кайсына карасам да, «Коръән укыганнан соң багышлау» догалары язылган. «Үрнәк өчен багышлау догасы» да бирелгән. Бәхәсләшәсем килми. Сәйдә абыс­тайның кайбер чыгышларын диктофонга яздыр­ган идем. Билгеле 3 сәгать дәвамында язылганны тыңлар өчен дә шуның кадәр вакыт кирәк, истә калганынча яздым мәкаләне. Ашыгу да харап иткәли, мәгълүмат күп... - монысы азрак аклану булды.
Җирле, дини белеме булмаган халык мине аңлагандыр, белемлеләр бәлки абыстайның гыйлемендә шикләнгәннәрдер. Алай түгел, азрак үзем аңлаганча язганмын. Сәйдә абыстай болай дигән: "Коръән мәҗлесләрендә дә, үзегез Коръән укыганда да, укып бетергәч, дога кылганда да башта исәннәргә теләк теләргә кирәк, дип өйрәтә иде Әхмәтзәки хәзрәт җомга вәгазьләрендә, Коръән-хафиз, Мәрҗани мәчетенең беренче имамы. Әгәр дә, ди, син Коръән укып бетергәч дога кыласың икән әрвахларга, ди, синең бөтен укыган әҗерләреңне суырып ала ди, үзеңә теләгәндә буш һава кала, ди. Әниләр Коръән укыгач, башта әрвахларга дога кылалар иде, аннан соң гына үзләренә, балаларга теләгәннәрдер. Ә Әхмәтзәки хәзрәт гел кабатлап әйтә иде, дога кылганда иң элек ил-көнгә теләгез, аннан соң үзегезгә исәнлеккә теләгез, балаларыгызга теләгез, бөтен дөньяларга теләк теләгез, аннан соң гына әрвахларга күчегез, дия иде. Җан мәңгелек. Без аны исән чакта да, үлгәннән соң да Коръән аятьләре белән тәрбиялибез икән. "Тәбарәк" укып, 77 әрвах өчен сорасаң да, ул һәрберсенә вакланмыйча, бөтен булып бара ди..."

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев