Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әти кеше нинди була икән - "Әтнә таңы"

Әти кеше нинди була икән Күәм авылында матур гомер итүче Хәйретдиновлар гаиләсен тулылан-дырып, 1941 елның 13 гыйнваренда өченче бала булып, нәни кызчык дөньяга аваз сала. Әбием Маһинур һәм бабам Хаҗи аңа бик яратып Галиябану исеме бирәләр.Гаиләдәге җылылыкны саклау, балаларны һәм дәү әбиебез Раузый-камалны тәрбияләү әбием җилкәсенә төшә, ә бабам акча...

Әти кеше нинди була икән

Күәм авылында матур гомер итүче Хәйретдиновлар гаиләсен тулылан-дырып, 1941 елның 13 гыйнваренда өченче бала булып, нәни кызчык дөньяга аваз сала. Әбием Маһинур һәм бабам Хаҗи аңа бик яратып Галиябану исеме бирәләр.Гаиләдәге җылылыкны саклау, балаларны һәм дәү әбиебез Раузый-камалны тәрбияләү әбием җилкәсенә төшә, ә бабам акча эшләргә Мәскәүгә китә. Ул ай саен кайтып хәлләрен белә, азык-төлек, өс-баш, кирәк-яраклар алып кайтарып тора. Шулай үз көенә барган тормышны аяусыз сугыш астын-өскә китерә. 1941 елның 19 июлендә бабамны сугышка алалар.Ачлык, ялангачлык, берсеннән-берсе нәни балалар..Шул китүдән бабам әйләнеп кайтмый. 1943 елның августында Смоленскийдан үлеме турында хәбәре килә.

Әтисе сугышка киткәндә 5 ай ярымлык булып калган балага, тормыш бик катлаулы сынаулар әзерли. Кечкенәдән үк әбигә ияреп эшкә йөрүләр, әни эштән кайтканчы дип йорт-кураны караулар балалар өстенә төшә.Сугыш бетеп, күрше Низам абый кайткач:"Әти кеше нинди була икән ул ?" - дип карарга кергәнен әле дә күз яшьләре аша искә ала әнием.

Ул вакыттагы кыенлыкларны беркемгә дә күрергә язмасын. Сугыштан соңгы авыр еллар. Ашарга, кияргә юк. 7 классны тәмамлау белән аны мәҗбүриләп фермага сарыклар карарга куялар. Яшь кызны эшкә Яңа урамнан Бәширә апа өйрәтә. Берничә елдан таналар карый башлый, соңыннан савымчы итеп билгелиләр .. Инештән су ташып эчерүләр, басудан башакка дип салам ташулар барысы да кул хезмәте белән башкарыла. Бигрәк тә кышкы салкыннар үзәкләргә үтә.

Яшьлек үзенекен итә. Шул авыл егете әтием Илдус белән танышып, матур гаилә корып җибәрәләр. Бер-бер артлы өч бала дөньяга килә. Фермага йөрергә ерак булу сәбәпле әнибез яшелчәчелектә, амбарда ашлык агулауда, бригадта сенаж салуда, бәрәңге, чөгендер алуда эшли. Нинди генә эшкә алынса да җиренә җиткереп намус белән башкара.

Аяусыз язмыш аны тагын сыный. 35 яшендә гомеренең чәчәк аткан чагында өч баласы һәм әнекие белән тол кала. Ләкин әниебез сынмады, сыгылмады. Бер телем икмәкне 5 кә бүлеп яшәде. Алты елдан авыру әбиебезне тәрбияләп соңгы юлга озатты. Безне балаларын укытып кеше итте. Хезмәтне , тормышны яратып, олыларны хөрмәт итәргә өйрәтте.Бүгенге көненнән бик канәгать, без күргәнне киләчәк булыннарга күрергә язмасын иде дигән теләктә ул,

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев