Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әти-әниләр дә акциягә кушылды

Иске Өҗем һәм Күлле Киме төп мәктәпләренең ата-аналар комитеты Республика күләмендә конкурста катнашып, призер булулары хакында хәбәр иткән идек. Аларның чыгышлары жюри тарафыннан югары бәяләнде һәм дипломнарга лаек булдылар. Иске Өҗемнән Земфира Вәлиева, Илсөя Мортазина, Энҗе Сәгыйтова, Алия Гайнуллина, Күлле Кимедән Ирина Хәмидуллина, Гөлчәчәк Нуриева, Илсөя Сабирова, Рәмзия Хөсәенова, Гөлназ...

Иске Өҗем һәм Күлле Киме төп мәктәпләренең ата-аналар комитеты Республика күләмендә конкурста катнашып, призер булулары хакында хәбәр иткән идек. Аларның чыгышлары жюри тарафыннан югары бәяләнде һәм дипломнарга лаек булдылар.
Иске Өҗемнән Земфира Вәлиева, Илсөя Мортазина, Энҗе Сәгыйтова, Алия Гайнуллина, Күлле Кимедән Ирина Хәмидуллина, Гөлчәчәк Нуриева, Илсөя Сабирова, Рәмзия Хөсәенова, Гөлназ Гайнетдинова һәм балалары укыган сыйныф укучылары да бу мәктәпләрнең тормышында актив эш алып баручылар. Бер генә чара да алардан башка узмый. Бүгенге көндә әти-әниләр балалар белән берлектә Бөтенроссия күләмендә узачак «Үлемсез полк» акциясендә катнашу өчен әзерлек эшләре алып баралар. Шунысын да искә төшереп узасы килә, әлеге чара барлык авыл җирлекләрендә дә уза.
Елның-елында бу акциядә катнашучыларның саны арта бара. Бу Җиңүгә үзләреннән өлеш кертүчеләргә хөрмәт һәм ихтирам билгесе булып тора.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев