Тикшерү бара
"Тукай" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятендә эшләүче берәү үзе утырган ботакны үзе чапкан. Ник дигәндә, шунда эшләүгә карамастан, кичке якта эш урынына килеп, тимер профильләр урлаган. Әмма каракның эзенә тиз төшкәннәр. Эчке эшләр бүлегенең тикшерү бүлеге җитәкчесе Марат Әмиров сүзләренә караганда, әлеге эш буенча тикшерү дәвам итә. Чит районнардан килеп, Әтнә авыл...
"Тукай" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятендә эшләүче берәү үзе утырган ботакны үзе чапкан. Ник дигәндә, шунда эшләүгә карамастан, кичке якта эш урынына килеп, тимер профильләр урлаган. Әмма каракның эзенә тиз төшкәннәр. Эчке эшләр бүлегенең тикшерү бүлеге җитәкчесе Марат Әмиров сүзләренә караганда, әлеге эш буенча тикшерү дәвам итә. Чит районнардан килеп, Әтнә авыл хуҗалыгы техникумында белем алучы бер төркем егетләрнең дә куллары бик озын булып чыккан. Укудан соң, район үзәгендәге кибетләрнең берсенә кереп, спиртлы эчемлекләр урлаша алар. Видеокамераның һәрвакыт күзәтеп торуы турында гына оныталар. Әле ашарга берәр нәрсә алсалар тагын бер хәл. Бу эш буенча да тикшерү бара. Бу уңайдан, тикшерүче тагын бер кат искәртеп уза - кибетләрдә көндәлек бар нәрсә камерага язылып бара.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев