Тикшерү барышында РФ Хезмәт кодексын бозу очраклары табылды
Хокук сагында Тиешле вакытында хезмәт хакын бирүне тәэмин итү- җитәкченең иң төп бурычы!!! Татарстан Республикасы прокурорының авыл хуҗалыгы тармагы предприятиеләрендә хезмәт хакын вакытында түләүне тәэмин итүне тикшерү турындагы таләбе нигезендә агымдагы елның 10 апреленнән системалы рәвештә районыбызда эшләп килүче авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә әлеге законның үтәлеше тикшерелеп торылачак. Бүгенге көнгә тикшерү...
Хокук сагында
Тиешле вакытында хезмәт хакын бирүне тәэмин итү- җитәкченең иң төп бурычы!!!
Татарстан Республикасы прокурорының авыл хуҗалыгы тармагы предприятиеләрендә хезмәт хакын вакытында түләүне тәэмин итүне тикшерү турындагы таләбе нигезендә агымдагы елның 10 апреленнән системалы рәвештә районыбызда эшләп килүче авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә әлеге законның үтәлеше тикшерелеп торылачак.
Бүгенге көнгә тикшерү күрсәткәнчә, районыбызның күпчелек авыл хуҗалыгы тармагы предприятиеләрендә әлеге законнар бозылып, хезмәткәрләргә хезмәт хакы тоткарланып бирелә. Хезмәт килешүенең эчтәлеге Россия Федерациясе Хезмәт кодексының 57 маддәсе таләпләренә туры килми. Нәкъ менә хезмәткә түләү вакыты билгеләнмәгән, хезмәткә түләү вакыты үзгәрү турында өстәмә килешүләр каралмаган, хезмәткәргә хезмәт хакы түләү шартлары ( шул исәптән тариф яки оклад (вазыйфаи оклад) ставкасы, өстәп түләү, өстәмәләр һәм кызыксындыру түләүләре) күрсәтелмәгән.
Тикшерү барышында РФ Хезмәт кодексын бозу очраклары табылды: 140 маддә таләпләрен үтәмәү очраклары булды, эштән киткән очракта хезмәткәргә түләнергә тиешле сумманы, шулай ук хезмәт килешүе тукталганда эш бирүчедән хезмәткәргә бирелергә тиешле акчаны тоткарлаулар күзәтелде. Әгәр хезмәткәр хезмәттән киткән көнне эшләмәсә, тиешле суммалар икенче көннән дә соңга калмыйча, эштән азат ителгән хезмәткәр исәп-хисап ясау буенча таләпне өзү турындагы документны күрсәткәннән соң, түләнергә тиеш. Тикшерү нәтиҗәләре буенча авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре мәнфәгатьләрен күздә тотып, җәмәгать судьясы адресына суд боерыгы нигезендә исәпләнгән һәм түләнмәгән хезмәт хакын түләтү турындагы гаризалар җибәрелде; предприятиенең вазыйфаи затларына карата РФ административ хокук бозулар турындагы Кодексның 5.27 маддәсендә каралган, ягъни хезмәт турындагы зоконнарны бозу очраклары өчен административ хокук бозулар буенча эш кузгатылды.
Теләсә кайсы предприятие, учреждение, оешма җитәкчеләренең, шәхси эшмөкөрләрнең төп һәм иң төп бурычларының берсе - хезмәт килешүе нигезендә хезмәткәргә хезмәт хакын вакытында һәм тулысынча түләү. Хезмәт хакын вакытында ала алмау һәрвакыт кәефне төшерә, канәгатьсезлек хисе уята, һәм һәрвакытта да теләсә кайсы җитештерүне тоткарлаучы фактор булып тора. Бу үз чиратында коммуналь хуҗалык хезмәтләре өчен, балалар бакчаларына йөргән өчен түләүләрне дә тоткарлый. Тиешле вакытында хезмәт хакын бирүне тәэмин итү - җитәкченең иң төп бурычы!!!
М.И. ГАЗИЗОВ,
Район прокуроры урынбасары, Икенче класслы юрист.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев