Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәдә укучыларны тикшерә башладылар

Мәгариф бүлегеннән хәбәр итүләренчә, республика буенча укучыларның белемнәрен тикшерүне үз эченә алган Бөтенроссия тикшерү эшләре башланып китте.

4 һәм 5 сыйныф укучыларының рус теленнән белемнәрен тикшерү белән башланган бу эшләр аерым график буенча алып барыла. "4 сыйныфлар рус теленнән диктант яза, 5 сыйныфлар махсус биремнәрне үтәячәк. Шулай ук әлеге тикшерү кысаларында 4 сыйныф укучылары рус теленнән биремнәр үтәячәк, моннан тыш 5 сыйныфларның математика, 10 сыйныфларның география, 11 сыйныфларның физика, химия, биология һәм тарих фәннәреннән белем дәрәҗәләре тикшереләчәк", - ди методист Алсу Хөснетдинова.

ФОТОда: Күәм мәктәбендә рус теленнән ВПР вакыты. Фото мәктәп сайтыннан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев