Тирә-ягыбыз сап-сары
"intertat.ru"да дөнья күргән Лилия Локманованың "Дөньяны тузганак басты... Белгечләр төп сәбәп итеп авыл хуҗалыгындагы яңа технологияләрне атый" исемле мәкаләсе зур шау-шу уятты. Автор авыл хуҗалыгы белгечләре фикеренә таянып, тузганак артуның берничә сәбәбен атый. Дөрес, бу сәбәпләрнең берсе дә фәнни яктан ныклап өйрәнелмәгән, шул сәбәпле аларны гипотезалар дип кенә атап була,...
"intertat.ru"да дөнья күргән Лилия Локманованың "Дөньяны тузганак басты... Белгечләр төп сәбәп итеп авыл хуҗалыгындагы яңа технологияләрне атый" исемле мәкаләсе зур шау-шу уятты.
Автор авыл хуҗалыгы белгечләре фикеренә таянып, тузганак артуның берничә сәбәбен атый. Дөрес, бу сәбәпләрнең берсе дә фәнни яктан ныклап өйрәнелмәгән, шул сәбәпле аларны гипотезалар дип кенә атап була, дип ассызыклый. Менә ул сәбәпләр:
1. Басуларны тирән сукаламыйча чәчү - "поверхностная обработка почвы" кертелгәнгә бу үләннең тамыры җирдә кала;
2. Авыл кешесенең сыер асраудан читләшүе нәтиҗәсендә тузганакка чәчәк атып, орлыгын коярга берни комачауламый;
3. 2010 елгы корылык нәтиҗәсендә җирнең структурасы үзгәрде - төгәл генә әйткәндә грунт сулары белән җир өслеге арасындагы капиллярлар системасына зыян килде һәм тамырларын тирәнгә җибәрә торган билчән, эт эчәгесе кебек чүп үләннәрнең тамыр системасына зыян килде, алар юкка чыга башлады. Алардан бушап калган урынны тамыры җир өстенә якын яткан тузганак ала.
Бәхәсләшергә җыенмыйм, әмма туфракны өстән эшкәртмәгән бәрәңге утырта торган мәйданда да тузганакның күбәюе бәхәссез. Аннан соң авылда сыер, сарык билгеләнгән маршруттан тайпылмыйча, бары көтүлекләргә генә йөри. Кимесәләр дә, артсалар да һаман шул бер маршрут. Ә менә белгечләр атаган 3 пункт җитди дәлил булырга охшаган. Ни генә димәсеннәр, дөньяның сарыга төренүенә фәнни аңлатма булырга тиеш.
Ә менә авылдашым, төп сәбәп - каз, тавык асрамауда, дип саный. "Алар авылдагы бәрәңге җирләренә генә түгел, басу-кырларга да керәләр, тузганакка үсәргә ирек бирмичә тамырына кадәр кимерәләр", дигән фикердә. Авыл каршындагы кыр казлары бик нык үз иткән болынлыкны дәлил итеп китерә. Дөрестән дә анда тузганак бик күренми.
Янә бер танышым бу фикер белән дә килешми. "Ул кадәр тузганакны каз, тавык кына кимереп бетерә алмый. 1988 елдан башлап бик нык артты ул. Тузганак Чернобыльдәге радиация аркасында нык үрчеде", - ди.
Фикерләр күп. Дәлилләр дә бар кебек. Ә сез ничек уйлыйсыз, газета укучылар? Языгыз әле.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев