Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Тизлек турында онытмыйк

Язның беренче ае башланып китте. Эчке эшләр бүлегенең ЮХИДИ бүлекчәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, узган атна барышында юл кагыйдәләрен бозуның 45 очрагы теркәлгән. Алар арасында икесе - балаларны махсус утыргычсыз йөртү, берәр - машинасы техник яктан төзек булмау һәм җәяүлегә юл бирмәү сәбапле, өчесе - номеры укылмау , унысы - куркынычсызлык...

Язның беренче ае башланып китте. Эчке эшләр бүлегенең ЮХИДИ бүлекчәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, узган атна барышында юл кагыйдәләрен бозуның 45 очрагы теркәлгән. Алар арасында икесе - балаларны махсус утыргычсыз йөртү, берәр - машинасы техник яктан төзек булмау һәм җәяүлегә юл бирмәү сәбапле, өчесе - номеры укылмау , унысы - куркынычсызлык каешын тагып йөрмәү, икешәр - документын онытып калдыру һәм юл билгесе күрсәткәнне үтәмәү белән бәйле. 19 кеше штрафын вакытында түләмәгән өчен җаваплылыкка тартылган. 3 вак юл һәлакәте теркәлгән. ЮХИДИ бүлекчәсе җитәкчесе Рифат Нурмехәмәтов машина йөртүчеләргә мөрәҗәгать итеп, иртә- кич юлларда бозлавык булу сәбапле, тиешле тизлек турында онытмаска чакыра. Шулай ук җәяүлеләргә дә киемдә яктылык кайтаргыч булу кирәклеген кабат искәртә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев