Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
Җәмгыять

Әтнә юллары ябыла

Апрель ае да узып китеп бара. Язның иң матур айларыннан берсе булган бу ай җылы көннәре белән куандырыр дип көтсәк тә, өметләребез акланмады.

Табигатьнең үз закон­нары шул. Вакыты җит­мә­сә, без уйлаганга гына карап тормый. Карын да яудыра, юлларын да бозлавыкка әй­ләндерә. Ә бозлавык бик хәтәр. Җәйге тәгәрмәч­ләр өчен бигрәк тә - машина йөртүчеләр шул хак­та онытмасыннар иде. Ә инде юлларда ка­гыйдә бозу очракларына килгәндә, Эчке эш­ләр бүлегенең ЮХИДИ бү­лек­чәсеннән алынган мәгъ­лүматларга ка­ра­ган­­да, барлыгы 41 очрак тер­кәлгән. Балалар өчен махсус утыргычы булма­ган, документларын өйдә онытып калдырган, тонировка белән йөргән өчен - берәр, техник яктан төзек булмаган машинада йөргән, страховкасы булмаган, штрафын вакытында түләмәгән - икешәр ма­ши­на йөртүче админист­ратив җаваплылыкка тартылган. Дүрт машина йөртүчегә куркы­нычсызлык каешын та­­гып йөрмәгән өчен, ал­­ты йөртүчегә - тиеш­ле урында туктамаган өчен, бишесенә - пычрак но­мерлар белән йөргән өчен, унөч йөртүчегә тиз­лекне тиешледән арттырган өчен дә штраф түләргә туры киләчәк. Юл кагыйдәләрен бозу­чылар арасында юлны тиеш­ле урыннан чык­маган өч җәяүле дә бар. Ике вак юл һәлакәте теркәлгән. ЮХИДИ бүлекчәсе җитәкчесе Рифат Нурмехәмәтов штрафларны вакытында түләмәүче­ләрнең кабат исләренә төшерә - моның өчен 20.25 маддәнең 1 бүлегендә әйтелгәнчә, икеләтә күләмдә арттырып түләү яисә 15 тәүлеккә арест яисә 50 сәгать күләмендә мәҗбүри эш­ләргә тарту яный. Ә штраф­ларыгыз ту­рында вакытында мәгъ­­лүмат ала­сыгыз кил­сә, электрон почта ад­ресыгыз белән ЮХИДИ бү­лекчәсенә килеп гариза язарга кирәк. Бу очракта хәбәрләр шун­да гына килеп торачак.

Тагын бер мәгълүмат - бәйрәм чаралары узу сә­бәпле 8, 9 май көннәрендә иртәнге 7.00дән кичке 15.00гә кадәр Әтнәнең үзәк урамнарында юллар ябык булыр дип көтелә. Игътибарлы булыгыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев