Тизрәк китсәң, тизрәк кайтырсың
Тизрәк китсәң, тизрәк кайтырсың Киләсе атнада Татарстан егетләрен армиягә озата башлыйлар. Язгы чакырылышта республикадан хәрби хезмәткә 4 меңләп кеше алыначак. Егетләр тыныч кына хезмәт итсен, әти-әниләре борчылмасын өчен, төрлесен эшләргә тырышалар. Акча түлиләр, телефон өләшәләр, күчтәнәч җибәрәләр. Ватанпәрвәрлек исә билгә каеш буып кына барлыкка килә торган хис түгел. Хәбәрчебез Арчадан...
Тизрәк китсәң, тизрәк кайтырсың
Киләсе атнада Татарстан егетләрен армиягә озата башлыйлар. Язгы чакырылышта республикадан хәрби хезмәткә 4 меңләп кеше алыначак. Егетләр тыныч кына хезмәт итсен, әти-әниләре борчылмасын өчен, төрлесен эшләргә тырышалар. Акча түлиләр, телефон өләшәләр, күчтәнәч җибәрәләр. Ватанпәрвәрлек исә билгә каеш буып кына барлыкка килә торган хис түгел. Хәбәрчебез Арчадан әнә шуңа инанып кайтты.
Беркөнне Алмаз Борһановны "Татарстан - Яңа Гасыр" каналына, "Таяну ноктасы" тапшыруына чакыралар. Ул Арча хәрби комиссариатыннан армиягә киткән һәр егет белән элемтәдә торуы, үзенең дә, Арча хакимияте башлыгы И.Нуриевның да якташларын ел саен туган көннәре белән котлаулары, алар хезмәт иткән 32 хәрби часть командиры белән "телемостлар" үткәрүләре һәм башка бик күп нәрсәләр турында сөйли. Тапшыру эфирга чыккач, "...Арча военкомы ышандырып ялганлый" дигән сүзләр тарала.
Шуны искә төшергәч, Алмаз Әгъзам улы елмаеп куйды. Күп кеше ышанмый. "Военкомның да, район башлыгының да йөзләгән солдатка котлау открыткасы җибәреп ятудан башка эшләре юк микән әллә?" - диләр икән. Кем әйтмешли, болар әле - "баласы" гына, яшьләрне хәрби хезмәткә әзерләү, армиянең абруе турында шактый озак сөйләшеп утырдык без Алмаз Борһанов белән. Аны 2009 елда хәрби комиссар итеп куялар. Сөйләвенчә, 2008-2009 елларда хәрби хезмәттән качып йөрүчеләр саны 268гә җиткән була. "Бөек үзгәрешләр" чорында армиянең нинди хәлгә төшүен хәтерлисездер инде. Төрле "кайнар нокталар"да барган сугышлар да үз эшен эшләде. Кыскасы, военком әйтмешли, армиядән кала алганнар кәттә кешегә әйләнгән иде. Ә бүген исә андыйларны ир-егеткә санамыйлар. Кешедә фикер менә ничек үзгәрә бит!
Мин килгәндә, хәрби комиссариатта комиссия узучы яшьләр шактый иде. Коридор идәненә йомшак келәм җәелгән. "Никрутлар" йә оекбаштан, йә ялан тәпи йөриләр, 8 табибка күренәсе бар, аяк киемен бер салып, бер киеп йөрисе юк. "Боевой дух"ны күтәрү өчен зур телевизордан сугыш чорына кагылган нәфис яки документаль фильмнар күрсәтәләр. Без яшь чакта хәрби комиссариат бүлмә-коридорлары шактый ук шомлы күренә иде. Офицерлар да устав кысаларында гына яшәүче аз сүзле, кырыс кешеләр кебек иде. Шуңа күрә военкомның төзек, әдәби җөмләләр белән саф татарча сөйләве бераз гаҗәпләндерде.
Үзе 99,9 процент татар яшәгән Әтнә районыннан икән. Казан хәрби артиллерия училищесын тәмамлап, Ерак Көнчыгышта хезмәт иткән Алмаз Әгъзам улының татарлыгын югалтмавы, "военком кырыслыгы"н читкә куеп, кешеләр белән ачылып китеп сөйләшә белүе миңа бераз сәеррәк тоелды. "Никрутлар" арасында йөргәндә кемдер: "Безнең военком белән бер сөйләшеп утырсаң, армиягә бармас җиреңнән барырсың", - дигән иде. Мин барында да аның янына бер егет кереп чыкты. Танышып киттек. Арча гуманитар техникумын тәмамлаган Илназ исемле егет. Шаяртмакчы булам: "Армиягә китәргә атлыгып торасың инде, име, энем", - дим.
"Әйе", - дип әйтмәсен белә идем. Бераз уйланып торды да: "Абыем Руслан инде бишенче елын хезмәт итә, үзе теләп калды, зарланып язганы юк", - диде. Әтисе дә: "Барып кайт, бер ел үтә дә китә ул", - ди икән. - Йөргән кызың бармы соң?
- Бар.
- Ул нәрсә ди?
- Тизрәк китсәң, тизрәк кайтырсың, көтәрмен, ди.
Туган ил, патриотизм турында сүз кузгаттым. Ә ул егылып төшмәде: "Ватанны саклау дигән уй күңелдә бар инде ул", - дип кенә куйды. Мин Илназдан тәти сүзләр көтмәдем дә. Әмма аның өчен туганнарының, дусларының йөзләре кызармаячагына ышанам. Ә бит әле кайчан гына, алдарак язганымча, 268 егет армиядән качып йөргәннәр. Дөрес, аларны берәм-берәм тотканнар, тик ике егетнең эзенә төшә алмый шактый азапланганнар. Шуннан соң Алмаз егетләрне машина номерлары буенча эзләтеп карарга уйлый һәм ул вакытта ДАИ идарәсе башлыгы булган Рифкать Миңнехановка хат яза. Күп тә үтми, ике качак егетне төнлә тотып, машиналары белән бергә комиссариатның җыелу пунктына алып киләләр һәм шундук армиягә дә озаталар. Машиналарын туганнары килеп алып китә. Шуның белән армия хезмәтеннән качып йөрүләр дә бетә. Һәрхәлдә, бер генә очракны да исенә төшерә алмады военком, ә менә егетләрне армиягә ничек әзерләүләре турында җәелеп сөйләде. Берничә гыйбрәтне генә языйм әле.
Хәер, "гыйбрәт" дию бик дөрес үк булырмы, башка районнардагы комиссариатлар да яшьләрне армиядә хезмәт итүгә әзерләү буенча төрле эшләр башкармый калмыйлардыр. Әмма Арча военкомының сөйләгәннәре миңа гыйбрәтле тоелды. Беренчедән, Алмаз Борһанов, отставкадагы офицерлар белән киңәшеп, "Хәрби хезмәт ветераннары оешмасы" төзи. Аның уң кулы, Әфганстанда һәм Төньяк Кавказдагы сугыш хәрәкәтләрендә катнашкан, Кызыл Йолдыз ордены һәм башка сугышчан бүләкләр алган подполковник Сергей Баһаутдинов "Сугышчан туганлык" ("Боевое братство") оешмасы төзи. Әлеге оешмаларның егетләре Арчаның һәр мәктәбендә хәрби хезмәт дәресләре алып бара башлый. Укыту программасы буенча аерым сәгатьләр бирелми моңа, дәрестән соң, ягъни "артсабак" була инде бу. Ә инде армиягә чакыру башланыр алдыннан егетләр, биш көн палаткада яшәп, бар өйрәнгәннәрен "сугыш кыры"нда күрсәтә: хәрби тактика, кул сугышлары, автоматтан ату осталыклары сынала. Военком әйтүенчә, солдатны хәтта армиядә дә бу хәтле тирләтмиләр. Чөнки сугышчан командир Сергей Баһаутдинов армиягә әзерләү ничек кирәк дип таба - шулай эшли икән.
Инде килеп, Арчаның һәр мәктәбенә районның Советлар Союзы, Россия һәм Социалистик Хезмәт Геройлары язмышын өйрәнергә кушылган, укучыларга "акыл эсти" торыр өчен, әлеге геройлар турында кечкенә китапчыклар да чыгарганнар. "Кайнар нокталар"да һәлак булганнарның каберләрен карап тоту, аларның әти-әниләренә ярдәм итеп торуларны да өстик. Тагын бер гыйбрәт: Алмаз Борһанов, Арча егетләре хезмәт иткән 32 хәрби часть командирына аларның ничек хезмәт итүләре турында сорап, хатлар юллый. Ә частьтан килгән хатларны ("служебная характеристика") Әфганстанда һәлак булганнарны искә алу көнендә һәм 9 Майда халык алдында укыйлар һәм шунда ук солдатларның әти-әниләренә тапшыралар. Кайбер җитәкчеләр "авыз суын корыткан" патриотик тәрбия шушы була инде ул. "День призывника", ягъни булачак солдатлар көнен дә яңача үткәрә башлаганнар Арчада. Элек мәдәният сараена җыела торган булганнар. Хәзер 50 егетне бер ай буе "айт-два" атлап йөрергә өйрәтәләр дә, 9 Май көнне ап-ак күлмәк, кара чалбар, кара туфли кигән егетләр әти-әниләре, әби-бабайлары алдыннан тантаналы марш белән уза. Санап китсәң, гыйбрәтләр тагын бар әле ул. Егетләрне Советлар Союзы Герое Гани Сафиуллин музее яныннан, каһарман якташлары хәер-фатыйхасы белән дигәндәй, хәрби хезмәткә озату да күркәм гадәткә әйләнде. Алмаз Борһанов әйтмешли, 10 егетнең берсенең башына нидер керсә дә, зур эш бу. Арча Саратовтагы бер хәрби часть белән дуслык элемтәсе урнаштырды. Моны шефлык, хезмәттәшлек дисәң, дөресрәк булыр. Анда Арчаның 58 егете хезмәт итә, быел тагын 30ы китәчәк һәм ата-аналар хәрби комиссариат аша аларның хәл-әхвәлләрен белешеп тора. Чөнки солдат барысын да хатта язмаска да мөмкин бит. Ата-аналар дигәннән, хәрби комиссариат алар белән шулхәтле якынаеп-кушылып киткән, хәтта ата-ана үтенече белән, егетләрнең кайберләрен үзләре теләгән төбәккә хезмәт итәргә җибәрәләр. Кайчак армиягә китү вакытын да чигереп торалар, ди.
Мине тагын бер нәрсә гаҗәпләндерде: военком тәкъдиме буенча, атаклы Суслонгер лагерена кабер ташы да куеп кайтканнар. Алмаз Борһанов әйтүенчә, сугыш алдыннан Мари урманнарында халыкны сугышка әзерләүче биш лагерь булган, Суслонгер - иң әшәкесе. Бу лагерьлар турында җанны өшетерлек әллә нинди риваятьләр бар. Аларда кайсы районнардан, күпме кеше үлгәнен дә белмиләр. Шулай да арчалылар, шартлы бер урында дип әйтик инде, якташлары рухына кабер ташы куеп кайтканнар. Узган ел анда Арча һәм Әтнә туфраклары алып барган булганнар һәм быел кабер ташы тирәсенә, туган җир туфрагына чәчәкләр утыртмакчылар. Суслонгер турында кеше ышанмаслык ниләр генә сөйләмәсеннәр, ул да - тәрбия, гыйбрәт белән тәрбияләү урыны. Военком әле Бөек Ватан сугышында һәлак булган арчалыларның элекке СССР һәм чит илләрдәге каберлекләрен барлап, үлгәннәрнең туганнарын шул җирләргә алып баруны да оештыра икән. Монысы инде - әлбәттә, хәтер тәрбиясе. Бу язмага да адәм баласы хәтер һәм гыйбрәт дигәннәрен онытмасын, дигән өмет-теләк белән тотынган идем.
Риман Гыйлемханов
("Ватаным Татарстан", /№ 53, 14.04.2017/)
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев