Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнә һаман беренче

Сөт җитештерү һәм сату буенча республикада элеккечә үк алда барабыз. Татарстан авыл хуҗалыгы министрлыгының 21 октябрь мәгълүматларыннан күренгәнчә, районыбызның күмәк хуҗалыклары 101 тонна сөт сатты. Бу көнне бер баш сыердан уртача 15 килограммнан артык сөт савып алынды. Республика буенча уртача савым 12 килограмм тәшкил итә. Ай башы белән чагыштырсак, савым...

Сөт җитештерү һәм сату буенча республикада элеккечә үк алда барабыз.

Татарстан авыл хуҗалыгы министрлыгының 21 октябрь мәгълүматларыннан күренгәнчә, районыбызның күмәк хуҗалыклары 101 тонна сөт сатты. Бу көнне бер баш сыердан уртача 15 килограммнан артык сөт савып алынды. Республика буенча уртача савым 12 килограмм тәшкил итә. Ай башы белән чагыштырсак, савым 2 тоннага кимегән үзе, аның каравы алдагы елдан 3,3 тоннага артык сөт савып алдык

Тагын бер күңелле күрсәткеч авыл хуҗалыгы җирләренең 1 гектарына карата җитештерелгән сөт белән бәйле. Иң зур күрсәткеч бездә, 1,88 килограмм тәшкил итә. Татарстан буенча 0,71 килограмм гына.

Ә без район күрсәткечләренә күз салыйк. Алдагы ел белән чагыштырсак, уртача савымны "Шахтер", "Дусым" хуҗалыклары сизелерлек арттырдылар.

Беренче багана - хуҗалыклар, икенче - 21 октябрьгә бер баш сыердан уртача савым, дүртенче - бу көнне зачет исәбеннән саткан барлык сөт, өченче, бишенче - алдагы елдан артык яки ким (килограммнарда)

Шахтер 19,83 +1,36 16985 +2942

Ленин 16,65 +0,10 18574 +769

Мәңгәр 16,27 -0,28 9177 -128

Ташчишмә 16,13 +0,02 6522 +17

Күшәр 15,50 +0,50 6400 +520

Тукай 14,67 +0,59 15155 +589

Дусым 13,96 +1,68 8681 +1314

Таң 13,80 -0,36 14708 -350

Күңгәр 11,30 +0,30 4627 +639

Уңыш 10,11 -1,12 6010 -628

КФХ Галимҗ 16,00

Саттаров Т. 17,54

Районда 15,08 0,35 106839 +5684

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев