Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнә артисткасы– “Ак чәчәкләр”дә!

Вакыйга һәм бәя "Ак чәчәкләр"дә - Гүзәл Гафарова! Гүзәл Гафарова - Г.Тукай исемендәге Әтнә дәүләт драма театрының иң яшь артистларының берсе. Үзебезнең Күшәр кызы. Театрдагы рольләре дә әлегә берничә генә. Ә шулай да "Миңлекамал"дагы Гайние белән тетрәндереп, "Шимбә көн кич белән"дәге Әлфиясе белән елмайтып, күптән үзенә гашыйк итеп куйды инде...

Вакыйга һәм бәя

"Ак чәчәкләр"дә - Гүзәл Гафарова!

Гүзәл Гафарова - Г.Тукай исемендәге Әтнә дәүләт драма театрының иң яшь артистларының берсе. Үзебезнең Күшәр кызы. Театрдагы рольләре дә әлегә берничә генә. Ә шулай да "Миңлекамал"дагы Гайние белән тетрәндереп, "Шимбә көн кич белән"дәге Әлфиясе белән елмайтып, күптән үзенә гашыйк итеп куйды инде ул безне. Һәм менә тагын сөенечле яңалык - тиздән ТНВ каналыннан күрсәтеләчәк Г.Әпсәләмовның "Ак чәчәкләр" романы буенча төшерелгән фильмда безнең Гүзәл дә уйный! Инде бүгеннән телдән төшмәгән әлеге фильмга Гүзәлебез ничек килеп эләккән, тирәнлеге ягыннан төп рольләрдән ким булмаган Асия роле ничек туган? Кызыксындырган сораулар бихисап, аларны Гүзәл Гафарованың үзенә юллыйк. - Иң әүвәл сине кино сәнгатендә беренче чирканчык алуың белән котлыйбыз. "Ак чәчәкләр" фильмы сине ничек "эзләп тапты"? Кастинг уздыңмы? Махсус чакырдылармы? - Бик зур рәхмәт! Фильмда төшәргә махсус чакырттылар. Төшерүче оператор Алмаз Нургалиев: "Романны укыганда ук син Асия булып күз алдына килдең", - диде. Берничә ел элек Азат Фазлыевның "Яшьлек бит ул бер генә" җырына клип төшергәндә бергә эшләргә туры килгән иде. Шул вакытта ук хәтеренә сеңеп калганмын, күрәсең. - "Ак чәчәкләр"дә Асия - шактый катлаулы, психологик яктан гаять киеренке образ. Кыен булмадымы? - Дөрес әйтәсез, бик катлаулы образ, нечкәлекләре бик күп. Әлбәттә, башта авырырак иде. Кино ул - театр түгел, сәхнә түгел, дигәндәй, анда бар да бүтәнчә. Әле шул ягы да бар, камераны күрү үзе үк каушата. Шулай да бик тиз ияләштем, күпмедер вакыттан соң кино дөньясына баш-аягым белән кереп чумдым. - Син катнашкан кадрлар кайчан, кайда төшерелде? - Көз көннәрендә дә, кышын да уйнарга туры килде. Мин катнашкан вакыйгалар Казанның Тимер юлчылар хастаханәсендә төшерелделәр. Әлеге хастаханә роман язылган чорлардан әлләни үзгәрмәгән, бар да элеккечә сакланган. Хәтта шул еллардагы әйберләр - медицина приборлары, җиһазлар да биредә табылды! - Фильмны тәкъдир итү кичәсе инде булып узды. Зур экраннан караганнан соң, үз уеның хакында нинди фикерләр туды? - Үз - үземне экраннан карый алмыйм икән мин! Кыенрак булды. Беренче тапкыр караганда каушавымнан ут булып яндым! Тулаем алганда ярыйсы кебек, шулай да кайбер урыннарында, их, икенче төрлерәк эшлисе калган икән, дигән уйлар да туды. - Кино һәм театр. Чагыштырып карау мөмкинлегең тугач, кайсысы күңелеңә күбрәк якын? - Авыр сорау. Нәрсә дип әйтим... Алар икесе дә минем өчен бик якын хәзер. Күптәннән күңел түремдә йөрткән хыялым бар иде: бер генә тапкыр булса да кинога төшеп карыйсым килде. Күрәсең, Ходай мине ишеткән. Сәхнә үзенчә, ә кино үзенчә якын миңа. Икесен дә яратам. - Театр сәхнәсендә, телевизор экраннарында без сине кайчан күрә алачакбыз? - Тиздэн театрбызда Ркаил Зәйдулланың "Саташкан сандугач" драмасының премьерасы булачак. Әлеге спектакльдә Мәрфуга ролен башкарам. Ә "Ак чәчәкләр"гә килгәндә, экран аша сентябрь айларында очрашырбыз, тамашачыларга ошар дип уйлыйм. Менә шундый Гүзәл. Эчкерсез, ихлас, кабатланмас. Сәхнәдә дә, экранда да. Без исә аңа, үз чиратыбызда, театрда да, кинода да яңа рольләр, яңа ачыш-табышлар теләп калыйк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев