Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнә Ашытын бобрлар баскан

Бик матур кояшлы көн! Өйдә утырасы килә ди мени?! Вәт, минем дә өйдә утырасым килмәде әле... 9 нче май митингыннан кайткач, әни кушкан эшләрне эшләп куйдым да, телефонга ябыштым. Ә анда берни дә юк. Әәәй, гел телефонга ябышып булмас, бер дә кыр казларын төшермәдем бит әле дип уйладым да, Ашыт...

Бик матур кояшлы көн! Өйдә утырасы килә ди мени?! Вәт, минем дә өйдә утырасым килмәде әле...
9 нче май митингыннан кайткач, әни кушкан эшләрне эшләп куйдым да, телефонга ябыштым. Ә анда берни дә юк. Әәәй, гел телефонга ябышып булмас, бер дә кыр казларын төшермәдем бит әле дип уйладым да, Ашыт тыюлыгына юл тоттым.
Зур фотоапаратымны букчама салдым да, сәпитемә утырып төшеп киттем. Язгы һавага хозурланып бардым. Телефонымдагы музыканы да акыртып куйдым. Шунда кошар тавышын тыңлаган булсам инде... юк шул, соңгыннан гына аңладым. Кошлар тавышын берничек тә, музыкага алмаштырырга ярамый икән... Бик уйланып бара идем, баттым бит сазлыкка. Язгы ташу вакытындагы бу юллар әле кибеп өлгермәгәннәр икән. Чыга алдым үзе, зур көчләр куеп Шашы елгасына да килеп җиттем. Сәпитемне калдырып, җәяү киттем.
Инде мин эшемә керештем. Кулымнан фотоапаратым өзелмәде дә. Әнә акчарлак оча, әнә бака суга сикерде, о-о-о әнә бит минем мәкаләмнең геройлары, кыр казлары оча. Һәрбер мизгелне фотоапаратыма саклап калырга тырыштым. Тырыштым гына да түгел, бу мизгелләр минем йөрәгем түрендә дә урын тапты. Шулай бара торгач, тагы сазлыкка кереп эләктем! Бу көн махсус минем өчен генәме соң шунда? Теге тылсымлы әкиятләрдә була бит әле, нәрсә телисең, шул барлыкка килә. Менә минем өчен дә бу көн әкияти көнгә әверелеп маташа. Янымда гына бер зур такта җрдә ята. Мин бу тактаны алдым да, үзем өчен басма ясадым. Сазлыктан, ниһаять,чыгып була бит хәзер. Чыгып, юлымны дәвам иттем. О-о-о, еракта әнә тегендә бобрның плотинасы түгелме соң ул? Әйе, нәкъ үзе! Кыр казлары янына барганда, бу кунакның оясын да очратырмын дип уйламаган идем. Якынгарак килеп карагач, күзләрем "шакмак" булды. Анда... Анда нәрсә генә юк. Шундый зур плотина була ди мени. Бик аптырадым. Аннан күзләремә ышанмыйча, күлбога шикелле катып калдым! Тегендә нидер селкенә түгелме? Бобр бит бу! Инде баскан җиремнән селкенмичә бобр артыннан күзәттем. Тиз генә фотоапаратымны алып төшерергә тотындым. Якынгарак чаба башлагач, качты үзе. Менә сиңа мә! Җәй буе күрә алмаган бобрны, 1 ел үткәч күрдем бит. Хәмдия апага әйтермен инде дип, күккә карап елмаеп бара идем, күзем суга төште. Тагы берәү! Ләкин ул мине күргәч, ук чумлады. Мин кызларның инстинкты - куркып кычкырып җибәрдем. Моңсуланып, башка күрмәсмен дигән идем инде, берәү тагы чыкты. Ансын инде әйбәтләп төшердем. Безнең ашытныкылар зур булмый, ахрысы, беләк кадәр генә. Әнә шундый кечкенә бобрдан, шундый да зур плотина бит әле ул. Менә аңа исем китеп карады инде.
Ә минем мәкаләмнең геройлары кыр казлары иде бит. Борчылмагыз, бобр белән онытылып китмәдем. Кыр казлары янына да бардым, аларны да фотога төшердем. Аларның да меңләгән санына исем китте. Югыйсә, тавышлары да ишетелми үзе, ә үзләре ял итеп яталар. Мин бераз соңладым ахрысы, чөнки барган саен, басуга таба очып китә бардылар. Ашарга баралар, димәк, дип уйладым да, өйгә юл тоттым. Артка борылып карасам, тагы исем - акылым китте. Әллә кая китеп барганмын бит мин бу табигать балалары артыннан йөреп. Әй ярар, кайтып җитәрмен әле...
Дүшәмбе баргач, бобрны күргәнемне бөтен кешегә сөйләп чыктым инде. Барсы алдында мактандым. Ләкин әти белән сөйләшкә-әә-әч, мин үземнең бобр түгел, ә су мәчесе күргәнемне белдем.=) Була бит дөньяда хәлләр!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев