Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнә Ашытында боз өстен мари балыкчылары каплап алган

Көн болытлырдан котылып, кояш елмаерга тырышса да, буран әле тынарга уйламый. Моңа карамастан Ашыт елгасы өстен балыкчылар каплап алган.

Күпер белән янәшә тукталыштагы автомобильләр барысы да Мари Иленекеләр. Яннарына килмичә генә балыкчылардан: "Ничек соң, чиртәме?" - дип сорадым. Үземнең дә балык тотасы килгәнгә түгел, гади кызыксыну иде бу. Гадәттә, буран көнне балык яхшы чиртә, дигән булалар. Ә болар: "Әллә ни чиртми шул әле", - диделәр.

Шулай да бозга "ябышып яталар", ялганлыйлар бугай. Әтнәнең тагын бер "Ашыт"ында шахмат буенча район беренчелеге бара, анда уйнаучыларны алып кайтырга да барам әле. Димәк, балыкчыларны тагын күрәм. Ул юлы алдый алмаслар, яннарына ук барып киләм...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев