Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнә автомобиль йөртүчеләрен ниләр көтә

Автоиминиятләүчеләрнең Россия союзы ОСАГО полисларын алыштыру серләре турында үз фикере белән уртаклашты. Менә ничек булыр дип фаразлана. Исегезгә төшерәбез, 1 июльдән ОСАГОның яңа үрнәктәге бланклары гамәлгә керә. Иске полислар гамәлдән чыкмыйлар. Бердәнбер кыенлыгы шул - ЮХИДИ инспекторы документларны тикшергәндә бланкның уникаль номерын электрон база аша тикшерәчәк. Ә яңа полислар тикшерелми,...

Автоиминиятләүчеләрнең Россия союзы ОСАГО полисларын алыштыру серләре турында үз фикере белән уртаклашты. Менә ничек булыр дип фаразлана. Исегезгә төшерәбез, 1 июльдән ОСАГОның яңа үрнәктәге бланклары гамәлгә керә.

  1. Иске полислар гамәлдән чыкмыйлар. Бердәнбер кыенлыгы шул - ЮХИДИ инспекторы документларны тикшергәндә бланкның уникаль номерын электрон база аша тикшерәчәк. Ә яңа полислар тикшерелми, чөнки сак дәрәҗәсе болай да зур, андый ялган полис ясау бик авыр.

  2. Иске полисларны алыштырырга кирәкми. Иске полис элеккечә үк гамәлдә була, дөрес, теләге булучылар бушлай яңа полиска алыштыра алалар. Яңа полисны 1 июль алдыннан гына халыкка күрсәтәчәкләр. Аның дөресме-ялганмы икәнлеген бланктан карап та белү мөмкин булачак.

  3. КБМ ягъни бонус-малус коэффициенты нигезендә исәп-хисап ясау мөмкинлеге барлыкка килә. Әйтик, ОСАГО күп йөртүчеләргә (неограниченно) рәсмиләштерелгән булса, бәясе шактый кыйммәтләнә. Әгәр дә берничә кешегә рәсмиләштерелсә, КБМ арадагы иң "начар" йөртүче буенча исәпләнә.

  4. Иминиятләүчеләргә ремонт белән акча арасыннан сайлау мөмкинлеге туа. Киләчәктә, мөгаен, машинаны автосервис ремонтлауга гына өметләнергә туры килер, зыянны акчалата түләү бетерелер кебек. Дөрес, бу мөсьәлә ахыргача ачыкланмаган әле.

  5. Полисның дөреслеген юлдагы камералар ачыклый башлый. Ягъни машинага ОСАГО рәсмиләштерелгәнме икәнлеген юлдагы камералар ачыклый башлыйлар. Монысы 1 июльдән соң ук гамәлгә керер кебек.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев