Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнә авылындагы торбаны августка кадәр көтәргә булдылар

Редакциягә Ташчишмә авылыннан Рафаил абый Сәгъдуллин керде. Авыл җирлегенә соравы бар аның. "Башня урамы - төп урам санала. Урамга көз көне үк таш салдылар, шул вакытта ук аркылы канау казыдылар. Имештер, су агар өчен аркылы торба салалар... Көз булды, яз җитте - ә торба һаман да юк. Урамнан җиңел машиналар...

Редакциягә Ташчишмә авылыннан Рафаил абый Сәгъдуллин керде. Авыл җирлегенә соравы бар аның. "Башня урамы - төп урам санала. Урамга көз көне үк таш салдылар, шул вакытта ук аркылы канау казыдылар. Имештер, су агар өчен аркылы торба салалар... Көз булды, яз җитте - ә торба һаман да юк. Урамнан җиңел машиналар да уза алмый хәтта".

Аның бу соравы белән Иске Өҗем авыл җирлеге җитәкчесе Азат Вәлиевкә мөрәҗәгать иттек. "Торба тиздән кайтачак", - дип төгәл вакытын да атады ул. "Торба салу III кварталда каралган. Август аеннан да калмыйбыз", - дип вәгъдә итте җитәкче. Кабат Рафаил абый белән элемтәгә кереп, бу хакта җиткердек. "Миңа әйткән сүзләр бу", - дияргә ашыкты әңгәмәдәшем. Сезгә әйткәнме, башкагамы - планга III кварталда эшлибез дип кергән икән, моны беркем дә үзгәртә алмый... әгәр дә берәр хәерле химаяче ярдәм итеп куймаса. Ахыр чиктә, Рафаил абый Сәгъдуллин әйтмешли, августка кадәр көтеп карыйк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев