Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнә балалар бакчасында комплектлаштыру башланды

Комплектлаштыру башланды Район балалар бакчаларында чыгарылыш ки­чәләре гөрләп узды. Сабыйлар тәрбияче апалары белән хушлашты, әти-әниләр аларга ихлас рәхмәт хисләрен җиткерде. Мәгариф бүлегеннән алынган мәгълүматларга караганда, районда 12 балалар бакчасы эшләп килә. Яңа уку елыннан аларның саны тагын бергә артыр дип көтелә. Анысы Ташчишмә авылында төзелә. Быел барлыгы 92 малай һәм...

Комплектлаштыру башланды
Район балалар бакчаларында чыгарылыш ки­чәләре гөрләп узды. Сабыйлар тәрбияче апалары белән хушлашты, әти-әниләр аларга ихлас рәхмәт хисләрен җиткерде. Мәгариф бүлегеннән алынган мәгълүматларга караганда, районда 12 балалар бакчасы эшләп килә. Яңа уку елыннан аларның саны тагын бергә артыр дип көтелә. Анысы Ташчишмә авылында төзелә. Быел барлыгы 92 малай һәм кыз бакча белән саубуллашкан. Шуның белән бергә, бакчаларны яңа килгән балалар белән комплектлаштыру башланып киткән. Район буенча якынча 130 сабый мәктәпкәчә тәрбия бирү учереждениеләренә беренче тапкыр аяк басачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев