Әтнә балалар бакчасында  тагын карантин
Җәмгыять

Әтнә балалар бакчасында тагын карантин

Гыйнвар ае ахырында гына Олы Әтнә балалар бакчасының бер төркемендә карантин игълан ителгән иде. Менә тагын шундый күңелсез хәбәр җиткерәбез: Олы Әтнә балалар бакчасынын икенче кечкенәләр йөри торган төркемне Арча-Биектау "Роспотребнадзор" идарәсенең территориаль бүлеге карары белән, 9 февральдән 15 февральгә кадәр, карантинга яптылар. - Гадәттә балалар бакчасының, уку йортларының берәр...

Гыйнвар ае ахырында гына Олы Әтнә балалар бакчасының бер төркемендә карантин игълан ителгән иде.

Менә тагын шундый күңелсез хәбәр җиткерәбез: Олы Әтнә балалар бакчасынын икенче кечкенәләр йөри торган төркемне Арча-Биектау "Роспотребнадзор" идарәсенең территориаль бүлеге карары белән, 9 февральдән 15 февральгә кадәр, карантинга яптылар.

- Гадәттә балалар бакчасының, уку йортларының берәр сыйныфында 20 процент бала авырса, карантин игълан итәбез. Ә бу төркемдә 33процент бала авырый...- дип хәбәр итте район үзәк больницасының баш табиб урынбасары Гөлия Фәрит кызы Мифтахетдинова.

Авыру кискенләшә, саклану чаралары турында онытмагыз...


Нет комментариев