Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнә балалары өчен тиздән җәйге каникуллар

Җәйге каникуллар башланыр вакыт җитеп килә. Янгын күзәтчелеге бүлеге әти-әниләргә һәм балаларга көнкурештә һәм табигатьтә үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен искәртеп үтә. Җәйге каникуллар вакытында аеруча балалар куркынычсызлыгына игътибар бирергэ кирәк. Җәен балаларның буш вакытлары күп була. Күп вакыт балалар тирә-юньгә нинди зыян килгәнен дә уйламыйча, шырпы, зажигалкалар белән уйнарга мөмкиннәр. Балаларның...

Җәйге каникуллар башланыр вакыт җитеп килә. Янгын күзәтчелеге бүлеге әти-әниләргә һәм балаларга көнкурештә һәм табигатьтә үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен искәртеп үтә.
Җәйге каникуллар вакытында аеруча балалар куркынычсызлыгына игътибар бирергэ кирәк.
Җәен балаларның буш вакытлары күп була. Күп вакыт балалар тирә-юньгә нинди зыян килгәнен дә уйламыйча, шырпы, зажигалкалар белән уйнарга мөмкиннәр. Балаларның бу шаяруы бик зур бәлә казалар китереп чыгарырга мөмкин. Бу хәлләрне булдырмас өчен даими рәвештә балалар белән сөйләшүләр алып барырга кирәк. Аларга гадәттән тыш хәл килеп чыккан очракта үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен искәртеп торырга кирәк. Үзегезне куркынычсызлык ка­гый­дәләрен төгәл үтәргә һәм балаларга үрнәк күрсәтергә өндәгез.
Йортыгызда беренче караштан күзгә ташлана торган урында барлык гадәттән тыш хәлләр хезмәтләренең телефон номерларын элеп куярга киңәш итәбез. Чөнки күп балалар әлегәчә коткару хезмәтенең яңа номеры 101 икәнен белмиләр. Балагыз үзенең яшәгән адресын белергә һәм нинди булса хәвеф-хәтәр килеп чыккан очракта гадәттән тыш хәлләр бүлегенә шалтыратып үзенең кайда, нинди адрес буенча, нинди хәл булганлыгын аңлата белергә тиеш. Булдыра алганча ешрак ут белән шаяруның куркыныч икәнен искәртеп торыгыз. Көнкүреш электр җиһазларын дөрес итеп куллану кагыйдәләрен өйрәтегез. Хәлегездән килгәнчә үз йортларыгызда янгын чыкканын хәбәр итүче «извещатель»ләр һәм янгын сүндерү җайланмалары булдырырга тырышыгыз.
Баланың йортта үзен генә калдырырга туры килгән очракта газ һәм электр приборларын сүндерергә онытмагыз, зажигалка һәм шырпыларны ераккарак яшерегез! Балаларның җәйге ялларын хәвеф-хәтәрсез, истә калырлык күнелле мизгелләрдә үткәрүен теләп калабыз. Балалар безнең киләчәгебез икәнен онытмыйк!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев