Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнә балаларына " игромания" янамыймы

«Игромания" - хәтәр чир Компьютер, ноутбук, планшет, айфон, смартфон һәм тагын исемнәре таныш булмаган заман технологиясенең көннән көн тормышыбызга үтеп керүенә ияләштек тә бугай инде. Көн тудымы - яңалык. Җитешеп бетеп тә була торган түгел. Фәридә ФИЛАТОВА Әмма шул ук вакытта әлеге технологияләр яңа авыруларның сәбәпчесе дә булып тора. Район...

«Игромания" - хәтәр чир

Компьютер, ноутбук, планшет, айфон, смартфон һәм тагын исемнәре таныш булмаган заман технологиясенең көннән көн тормышыбызга үтеп керүенә ияләштек тә бугай инде. Көн тудымы - яңалык. Җитешеп бетеп тә була торган түгел.

Фәридә ФИЛАТОВА

Әмма шул ук вакытта әлеге технологияләр яңа авыруларның сәбәпчесе дә булып тора. Район хастаханәсенең табиб психиатры Гөлинә Габделхәмит кызы Сафина белән шул хакта сөйләшәбез.

  • Кайбер ата- аналар, шулай ук балалар да сәгатьләр буе монитор алдында " атыш, сугыш, машина куу" кебек уеннар уйнап, дөньяларын оныталар. Бу уңайдан, хәзер хәтта "Игромания" дип аталган аерым яңа чир дә барлыкка килде. Аңлатып булмаслык һәм контрольгә буйсынмый торган компьютер уеннарына тартылу хисе белән бәйләп аңлатыла ул.

    Балаларда әлеге авыру килеп чыгуга этәрә торган кайбер сәбапләрне карап үтик. Гаиләдә еш була торган тавыш -гауга, әти- әниләр, өйдәгеләр белән килеп чыккан аңлашылмаучанлыклар, балаларга карата кирәгеннән артык кырыс тәрбия, стресслы ситуацияләрдә баланың үз -үзен тота белмәве, даими рәвештә әти-әни назы һәм мәһәббәте җитмәү хисе әнә шундыйлардан. Шулай ук баланың югары акыл эшчәнлеге ( әгәр аларның баш мие бөтен көченә эшләмәсә, аларга күңелсез була башлый)дә моңа сәбәпче булып тора. Уен вакытында ирешкән уңышлар исә балада үз-үзенә карата хөрмәтне арттыра, сөенеч тудыра.

    Игроманиянең билгеләре:

    - укудагы өлгермәүчәнлек ( сирәк кенә начар билгеләр алуы - әле бу игромания белән авыру дигән сүз түгел);

    - бала тарафыннан үзенең уеннарда уйнавын актив рәвештә аклавы һәм яклавы . Әти-әниләрнең компьютерда уеннарны билгеле бер вакыт белән чикләве баланы бик нык дулкынландыра;

    - баланың компьютер алдында буш вакытының күп өлешен үткәрүе. Бу билгеле, аның психикасына зур зыян китерә. Күзләргә дә начар тәэсир итәргә мөмкин. Шуңа да бала 1-2 сәгатьтән артык компьютер белән мавыкмаска тиеш;

    - баланың хәрәкәтчән уеннарга, яраткан шөгыльләренә караганда компьютерга күбрәк игътибар бирүе;

    - уен ахырында баланың бик нык активлашуы яисә ярсуы, хәтта агрессивлашуы.

    Балагызда шушы билгеләрне күзәткән очракта нишләргә?

    Компьютерны бөтенләй тыю дөрес булмас, чөнки компьютер уеннарының интеллектны үстерә торганнары да күп. Әти-әнигә уеннар арасындагы аерманы аңлатырга һәм баланың акыл эшчәнлегенә туры килә торган уен табарга булышырга кирәк. Шулай ук компьютердан башка бүтән төр шөгыльләр белән кызыксынуы, яңа хоббилар табуы өстендә эшләргә кирәк. Балаларыбызның киләчәге үзебезнең кулларда.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев