Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнә белгече котыру авыртуы турында...

Татарстанда котыру авыртуы елдан ел арта бара.

Соңгы елларда котыру авыртуы белән авыртучы төлкеләр, этләр hәм мәчеләр күбәйде. Аларның кешеләргә hәм йорт хайваннарына һөҗүм итү очраклары да ешайды.

Нәрсә соң ул котыру авыртуы? Ул табигатьтә очрый торган нейротроп вирус авыруы. Ул вирусны безнең якта төлкеләр, этләр, мәчеләр күчерә. Кыргый хайваннар кешеләргә hәм йорт хайваннарына һөҗүм иткәндә авыру җәрәхәттән селәгәй аша йога. Организмда вирус нервлар аркылы арка миенә hэм баш миенә үтеп керә. Котыру авыртуы эләккән терлекләр башта кешедән куркалар, ә икенче стадиядә агрессив булалар hәм параличланып үләләр.

Этләрдә котыру авыртуы агрессив рәвештә бара. Авызыннан селәгәй ага, күз кызара.

Кыргый авыру хайван тешләгән очракта шул ук вакытта больницага барып прививкалар ясатырга кирәк.

Бу котыру авыртуыннан ничек сакланырга соң?

Беренче эш итеп бәйсез йөргән этләрнең санын кыскартырга кирәк. Бу эшне башкаруны дәүләт финанслый hәм авыл җирлеге башлыклары үз өсләренә ала. Шулай ук аучылар белән төлкеләрне атуны да оештырырга кирәк.

Әтнә ветеринария берләшмәсе 2017 елның гыйнвар аенда барлык күмәк хуҗалыкларда булган терлекне котыру авыртуына каршы вакцинация үткәрү белән шөгыльләнде. Шулай ук яз айларында шәхси хуҗалыкларда булган терлекләргә, эт hәм мәчеләргә котыруга каршы вакцинация үткәрәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев