Әтнә таңы

Әтнә районы

Җәмгыять

Әтнә белгече: “Заман технологияләрен куллану отышлы”

Соңгы елларда шәхси хуҗалыклардагы бәрәңге һәм яшелчәләр уңышы мактанырлык түгел. Сәбәбе нидә?

Бу хакта "Россельхозцентр"ның Әтнә бүлеге җитәкчесе Ринат Нурис улы Нәҗмиев белән сөйләштек.

- Сәбәбе гади - заман технологияләрен куллану кирәк, - дип саный ул.

Белгеч сүзләренә караганда, беренче чиратта яңа сортлар куллану отышлы. Моны ул дәлилләр белән ныгытты. Әйтик, еллар дәвамында Татарстан галимнәре уздырган тәҗрибәләр шуны раслый: кайбер сорт бәрәңгеләр төрле вирусларга өч ел эчендә бирешергә мөмкин, шул ук вакытта инде биш ел дәвамында бернинди авыруга бирешми торган сортлар уйлап тапканнар. Аларның исемнәрен газетабыз битләрендә яңгыратмыйм, Закон нигезендә реклама ясарга ярамый. Тик кызыксынучылар, "Россельхозцентр" җитәкчесе белән киңәшә алалар...

(Материалның тулы вариантын газетада укый аласыз).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев