Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнә безгә ят түгел

Габдулла Тукай исемендәге Әтнә дәүләт драма театры бинасында шагыйрь, язучы, күренекле дәүләт эшлеклесе Рәзил Вәлиев белән очрашу булып узды. Саный китсәң, Рәзил Исмәгыйль улының мактаулы исемнәрен язып бетерергә үзенә генә дә бер бит кирәктер. Дәрәҗәләре күп булып та, халык арасында исеме билгеле булмаган шәхесләр бар. Әмма бу Рәзил Вәлиевкә генә...

Габдулла Тукай исемендәге Әтнә дәүләт драма театры бинасында шагыйрь, язучы, күренекле дәүләт эшлеклесе Рәзил Вәлиев белән очрашу булып узды.

Саный китсәң, Рәзил Исмәгыйль улының мактаулы исемнәрен язып бетерергә үзенә генә дә бер бит кирәктер. Дәрәҗәләре күп булып та, халык арасында исеме билгеле булмаган шәхесләр бар. Әмма бу Рәзил Вәлиевкә генә кагылмый. Һәрчак халык арасында ул. Исемен дә белмәгән, ишетмәгән кеше бик сирәктер.
- Әтнәгә ашкынып ки­­ләбез. Исем китеп карап килдем, Әтнә елдан ел матурлана, яшәрә. Күп­ме яңалык, үзгәреш биредә. Казаннарың бер як­та торсын. Хәтердә, мәр­хүм Туфан Миңнуллин бе­лән бергәләп президент Рөстәм Миңнеханов янына, Әтнә халык театрына дәүләт статусы бирү турында сөйләшергә кергән идек. Ул ва­кыттан күп сулар акты, театрның бу статуска ия булуына да биш елдан артык, - дип башлады ул сүзен. Рәзил Вәлиев үзе Түбән Кама районы Ташлык авылында ту­ып-үскән. 600ләп кеше яшәгән бу авыл татар хал­кына бик күп иҗат ке­шеләрен биргән.
- Алмаз Хәмзин минем сыйныфташым, унбер ел буе бер партада утыр­дык. Танылган драматург, автор-башкаручы Зөлфәт Хәким дә минем туганым, авылдашым. Җырчы Рафаэль Сәхәбиев, "Мунча ташы»ннан Гамил Әсхәдулла - минем авылдашлар, - ди ул горурлык белән туган якларын телгә алып.
Беренче тапкыр әле бәләкәй чакта, 8 март бәйрәменә апасы соравы буенча әнисенә шигырь яза. Әнисе моңа бик сөенә. "Шигырь язып, кешене сөендереп булуын әнә шунда аңладым. Көендереп тә була. Монысын бераз соңрак -берәүгә багышлап язган шигырьдән соң, тотып тәпәләгәч аңлый башладым", - дип истәлекләре белән уртаклаша шагыйрь. Балачактан гармунчы булырга хыяллана ул. Авылга күренекле җырчы Рәшит Ваһапов, аның белән бергә танылган гармунчылар Оркыя Ибраһимова белән Мөхтәр Әхмәдишин килеп киткәч, аларның уйнаганнарын күргәч - ишеткәч, бу уе тагын да көчәя. "Әтигә елый-елый ялынып гармун алдырдым. Аннан үзлегемнән уйнарга өйрәндем. Клубта егет-кызларны җырлату, биетү минем өчен зур горурлык иде", - ди ул. Әнә шулай акрынлап иҗат дөньясына кереп чума егет. Мәктәпкә язучылар килгәч, җиде язучының җидесенә дә багышлап, шигырь куплетлары иҗат итә ул. Бу вакытта 9 сый­ныфта укый. Язучылар әлеге куплетларны бик ошаталар, Казанга алып китеп, вакытлы мат­бугатта бастырып та чыгаралар. 20 яшендә "Я дөньяны үзгәртәм мин бүген, я булмаса, үзем үзгәрәм", - дип язган, әлеге шигыре 53 телгә тәрҗемә ителеп дөньяга таралган шагыйрьнең иҗатында беренче адымнар шулай ясала.
Разил Вәлиев бик күп җырлар авторы да. Очрашу барышында алар район мәдәният йорты хезмәткәрләре тарафыннан зур осталык белән башкарылды. Шагыйрь үзе дә татар халкының танылган җыр­чысы Илһам Шакиров белән бергәләп җырлар иҗат итүе турындагы истәлекләре белән уртаклашты. Тагын бер истәлекле мизгел - якташ шагыйрәбез Гөлүсә Батталованың олпат ша­­гыйрьгә күптән түгел генә басылып чык­кан беренче китабын бүләк итүе булгандыр. Ике буын иҗат кешесенең сәхнәдә кара-каршы очрашуы дип кабул иттем мин бу мизгелне. Разил Исмәгыйль улы шагыйрә белән беренче тапкыр гына күрешсә дә, аның иҗаты белән даими кызыксынып баруы турында әйтте. Татар язучылары арасында Гөлүсәбезнең үз һәм дәрәҗәле урыны булуын искәртте.
Тел белән бәйле вәзгыять турында шагыйрь һәм сәясәтче буларак фикерләре белән уртак­лашты. "Татар телен белеп кая барып була?" дигән сорауны еш ишетергә туры килә. Җавабым мондый: "Татарстанда татарча укып, республика Президенты булырга була. Мисал - Минтимер Шәймиев, Рөстәм Миннеханов. Онытмагыз, чит телләрне белү - байлык, үз телеңне белү - бәхет. Әби-бабаларыбыз меңнәрчә еллар дәвамында телебезне югалтмаган, бер буыннан икенче буынга тапшырганнар. Гореф-гадәтләр, йолалар да шулай. Ә нигә безнең буын гына боларны югалтырга тиеш?! Бу бик зур җинаять булыр иде".
"Шагыйрь булу өчен аксакаллар акылы һәм сабый бала ихласлыгы кирәк"... Бу да Разил Вәлиевнең сүзләре. Ул үзе дә әнә шундый акыллы да ихлас та иде бу очрашуда. Шуның белән халык күңелен яулаган да ул. Әтнәләр дә бу затлы очрашудан алган тәэсирләрен күңелләрендә әле бик озак саклар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев