Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнә дә 2016 елгы Бөтенроссия авыл хуҗалыгы исәбен алуга әзерләнә

Татарстанның һәр муниципаль районында моңа әзерлек бара. Исәпкә алу 2016 елның 1 июленнән 15 августына кадәрге чорда уза. Бу хакта республика авыл хуҗалыгы министрлыгының пресс-хезмәте хәбәр итә. Аңа әзерлекне узган елда ук башладылар. Әйтик, исәпкә алу объектларының мәгълүмати базасы булдырылды. Муниципаль берәмлекләр исәпкә алу буенча вәкаләтле затларның исем, фамилия, атасының...

Татарстанның һәр муниципаль районында моңа әзерлек бара. Исәпкә алу 2016 елның 1 июленнән 15 августына кадәрге чорда уза. Бу хакта республика авыл хуҗалыгы министрлыгының пресс-хезмәте хәбәр итә. Аңа әзерлекне узган елда ук башладылар. Әйтик, исәпкә алу объектларының мәгълүмати базасы булдырылды.

Муниципаль берәмлекләр исәпкә алу буенча вәкаләтле затларның исем, фамилия, атасының исеме, хезмәт вазифасы, контакт мәгълүматлары язылган исемлекне инде тапшырганнар.

Исәпкә алу объектлары исемлегенә авыл хуҗалыгы оешмалары, крестьян-фермер хуҗалыклары, авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүче шәхси эшмәкәрләр һәм шәхси хуҗалыклар керә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев