Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәдә чаңгы ярышы узды (фоторепортаж)

Март аеның соңгы көнендә район башлангыч сыйныф укучылары арасында чаңгы ярышы узды. Районның башлангыч сыйныфларыннан килгән чаңгычы балалар берничә этапка бүленеп чаптылар. Өч этаптан беренче, икенче һәм өченче урыннарны алучылар финалга узды. Һәм финалда көч сынашты. Көне дә бик матур булып, чаңгы шуу өчен менә дигән көн булды бу. Биредә...

Март аеның соңгы көнендә район башлангыч сыйныф укучылары арасында чаңгы ярышы узды.

Районның башлангыч сыйныфларыннан килгән чаңгычы балалар берничә этапка бүленеп чаптылар. Өч этаптан беренче, икенче һәм өченче урыннарны алучылар финалга узды. Һәм финалда көч сынашты.

Көне дә бик матур булып, чаңгы шуу өчен менә дигән көн булды бу. Биредә Олы Әтнә урта мәктәбе укучылары беренчелекне бирмәделәр. Кызлар арасында беренче урында Ландыш Идрисова, малайлар арасында Ислам Мөхәмәдҗанов.

Кызлар арасында икенче һәм өченче урыннарда Түбән Көек укучылары Әлфинә Галиәхмәтова белән Әдилә Әхмәдуллина.

Малайлар арасында Бәрәскә һәм Олы Бәрәзә мәктәпләре укучылары. Данис Закиров белән Тимур Сәетгәрәев.

Дүртенче урында Күшәр мәктәбе укучысы Диләрә Габдрахманова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев