Әтнә дә хәлиткеч мизгелгә аяк баса
Татарстан авыл хуҗалыгы министрлыгының 17 августка бирелгән оператив мәгълүматларына караганда, республикада урып-җыю барлык мәйданнарның 58 процентында төгәлләнде.
Барысы 1926,4 мең тонна ашлык суктырып алынды. Әлегә уртача чыгыш - гектарыннан 21,2 центнер тәшкил итә. Әтнә районы да хәлиткеч этабка аяк басты. Бу көнгә урып-җыю тиешле мәйданнарга карата 55 процентта башкарылды. Барысы 27,9 мең тонна бөртекле сугылды. Соңгы көнне генә 2,1 мең тонна бөртекле суктырып алдык. Ә менә чыгышы уртача республиканыкыннан зуррак - һәр гектардан уртача 25 центнер!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев