Әтнә директорлары Комыргуҗада киңәште
Комыргуҗа мәктәбендә директорлар киңәшмәсе узды. Ул "Заманча дәреснең нәтиҗәлелеген күтәрү юллары" дип аталды. Темасыннан күренгәнчә үк, ул дәрестә алдынгы эш алымнары, инновацион технологияләр куллануга багышланды. Мәктәптә барысы 8 ачык дәрес үткәрделәр, кыскасы, җитәкчеләр өчен район семинары булды бу. Директорлар күргәннәрдән канәгать калган, кайберләре киңәшен дә биргән. Киңәшмәне мәгариф бүлеге җитәкчесе...
Комыргуҗа мәктәбендә директорлар киңәшмәсе узды. Ул "Заманча дәреснең нәтиҗәлелеген күтәрү юллары" дип аталды. Темасыннан күренгәнчә үк, ул дәрестә алдынгы эш алымнары, инновацион технологияләр куллануга багышланды. Мәктәптә барысы 8 ачык дәрес үткәрделәр, кыскасы, җитәкчеләр өчен район семинары булды бу. Директорлар күргәннәрдән канәгать калган, кайберләре киңәшен дә биргән. Киңәшмәне мәгариф бүлеге җитәкчесе Сәид Әхмәдуллин алып барган. Бу хакта Комыргуҗа мәктәбеннән хәбәр иттеләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев