Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнә дәүләт драма театры 100нче сезонын ачты (фотоларда)

Әтнә дәүләт драма театры ике көн дәвамында "Туган туфрак" спектаклен тҗамашачы хозурына тәкъдим итте. Спектакльнең ике көне дә аншлаг белән узды. Сәет Шәкүровның "Туган туфрак" спектакле белән театр үзенең 100нче сезонын ачты. Режиссеры - Рамил Фазлыев. Композиторы - Марат Әхмәтшин. Рәссамы - Сергей Скоморохов. Сугыштан соңгы еллар. Авылга акрынлап солдатлар...

Әтнә дәүләт драма театры ике көн дәвамында "Туган туфрак" спектаклен тҗамашачы хозурына тәкъдим итте.

Спектакльнең ике көне дә аншлаг белән узды. Сәет Шәкүровның "Туган туфрак" спектакле белән театр үзенең 100нче сезонын ачты. Режиссеры - Рамил Фазлыев. Композиторы - Марат Әхмәтшин. Рәссамы - Сергей Скоморохов.

Сугыштан соңгы еллар. Авылга акрынлап солдатлар кайта. Сабира түти (Сылу Бәйрәмова) сүзләренчә: "Авылга җан керә башлый". Авыл егете Арслан (Айдар Вәлиев) сугыштан өйләнеп, украин кызы Галина (Гүзәл Гаффарова) һәм улы Илдус белән туган нигезенә кайтып төшә. Яшьләрне сугыштан соңгы авыл үзенең авырлыклары, ачлыгы, җиңеп чыга алмас кебек тоелган тынгысыз проблемалары белән каршы ала. Берсе - агроном, икенчесе укытучы булган яшьләр җиң сызганып эшкә тотына. Тик башта икесенә дә авыл халкы белән янәшә атлап, колхоз рәисе Сөләймән (Татарстанның атказанган артисты Марат Хәбибуллин) кулы астында эшләргә туры килә аларга. Тормыш авырлыклары тез астына китереп сукканда да, яшьләр бирешми. Бигрәк тә Галина (Галимә). Иренә һәрвакыт терәк була ул. Сөләймән егеткә атлар карарга тәкъдим иткәч тә, "Мин бит агроном кеше. Туган туфракка тир түгәргә, дип кайттым", - дип чын йөрәгеннән ачыргаланган Арысланга да Галина: "Бәлки бүгенге көндә бу хезмәт мохимрәктер", - дип җаваплый. Алга таба авылдашлары, дуслары зур ышаныч белдереп, Арсланны колхоз рәисе итеп сайлылар. Ә сөйгәне Галина авылда тиз арада тел өйрәнгән һәм Галимәгә әверелгән яшь хатын укытучы булып эшли башлый.

Туган нигезен, туган туфрагын, беренче мәхәббәтен калдырып, ят җирләргә кайтып төшкән Галина (Гүзәл Гаффарова) тамашачы йөрәгенә үтеп кереп, күңелләрне айкады. Залдагы халык Галимә белән бергә янды, көйде, елады. Беренче мәхәббәте Игорь Валерианович (Фаяз Хөсәенов) аны алырга дип кайткач та, тамашачы тын да алмый Галинаның җавабын көтте. Тик күз яшьләре аша булса да, Галина: "Сугыш миңа икенче ир, икенче тел, икенче туфрак бирде. Иремнең туган җире, минем дә туган җирем. Мин монда үлгәнче яшәячәкмен", - дип күңелләрне айкады. Спектакль барышында Арслан белән Галимәнең мәхәббәте күп тапкырлар сыналды. Эвакуацияләнеп авылга кайтып урнашкан Маргарэт-Мәрьямбануның (Ләйсән Каюмова) гайбәт сүзләре дә ике яшь йөрәкне аера алмый.

Артистлар тамашачыны үзләре белән бөтереп алып, үткәннәргә алып кайтты. Залдагы халык ике сәгатьтән артык Галимә, Арслан, Игорь Валерианович, Сөләймән, Маргарэт, Хәйдәр (Нияз Заһидуллин), Мәликә (Зөһрә Мөхәммәтгалиева), Гариф (Зиннур Һадиев) белән бергә яшәде, борчылды. Сугыштан соңгы авыл халкының авыр тормышын кабат йөрәге аша уздырды. Гаиләсен туйдыра алмый, авылдан китәргә карар кылган Гарифнең: "Нигеземне сатып китәм. Нәрсә бирә ул туган туфрак... Авылда үсми бит ул икмәк дигәннәре. Авыз тутырып шәһәр икмәге ашар ичмаса", - дип өзгәләнүләре күзләрдән яшь китерде. Әби-бабаларыбызның үзәк өзгеч тормышлары күз алдыннан узды.

Соңгы күренеш. Арслан белән Галимәнең бергә гомер итүләренә 25 булган. Инде авырлыклар артта калган. Мәхәббәт өчпочмагы булырга тиешле конфликт та хәл ителгән - гаилә үз урынында калган, ә Игорь гаилә дустына әверелгән, авылга кунакка кайтып йөргән. Ул инде хөрмәтле табип, зур профессор булып җитешкән, өстәвенә, Галина белән Арсланның кызлары - Тәнзиләнең (Әминә Ситдыйкова) укытучысы, остазы да икән. Тормыш рәтләнеп кенә барганда Галина авырып китеп, профессор аның гомере күп калмавын әйтә. Галина туган якларын күреп кайтырга да омтылыш ясый. Сабира түти әйткәнчә: "Тән тартмаса да, туфрак тарта, күрәмсең", - дип уфтанса да, Галина китми, ул ире, гаиләсе булган җирдә туган-туфрагы икәнлеген таный.
Премьераны тамаша кылырга беренче көнне Чаллы татар дәүләт драма театры директоры Рашат Фәйзрахманов, яшь режиссер Олег Кинҗәгулов, "Татаркино" оешмасы директоры Миләүшә Айтуганова, "Идел-йорт" халык театрлары фестивале башкарма директоры Гафур Каюмов кайтканнар иде. Ә икенче көнне Татарстан Республикасы Дәүләт советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин тормыш иптәше белән кайтты.

Традициягә тугры калып, Фәрит Хәйруллович сәхнәгә менгәч:

  • Спектакльне карап дулкынланып беттем. Әтнәгә килеп, елап утыр инде, кешедән оят, - дип елмайды. Сүзен дәвам итеп: Әлеге спектакльне караганда үткән тормышларны күз алдына китердем. Тормышлар нинди генә авыр булса да, мәхәббәт, гаилә мөнәсәбәтләре булган.

    Сезгә бик зур рәхмәт әйтәсем килә. Әгәр бу сәхнә булмаса, сезнең театр булмаса ничек итеп бу халыкны берләштерер идек. Сәхнә дуслаштыра, берләштерә. Мондый халык мәңге яшәр. Бу спектакльне башка җирләрдә дә куярга кирәк. Мондый байлыкны, көчне, үзебезнең рухи байлыкны күрсәтергә кирәк. Бу спектакль улата да, елата да, күңелгә кереп урнаша. Алга таба да сезгә уңышлар насыйп булсын. 100 еллык юбилеегызны да матур итеп каршыларга язсын.


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев