Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнә эчке эшләр бүлеге җитәкчесе пиротехник чараларны дөрес кулланырга чакыра

Пиротехник эшләнмәләрдән файдаланган чакта янгын һәм шартлау куркынычыннан саклану зарур. Әлеге эшләнмәләрнең януы сәбапле чыккан зыянлы матдәләр кеше организмы, тирә-як табигать өчен зыянлы.Шуңа күрә пиротехник эшләнмәләрне кулланган чакта куркыныч зонада кешеләрне, милекне саклау һәм эвакуацияләү буенча чаралар күрелергә тиеш. Аерым бина, корылма, участок, электр челтәре территорияләрендә янгын куркынычсызлыгы өчен җаваплылык...

Пиротехник эшләнмәләрдән файдаланган чакта янгын һәм шартлау куркынычыннан саклану зарур. Әлеге эшләнмәләрнең януы сәбапле чыккан зыянлы матдәләр кеше организмы, тирә-як табигать өчен зыянлы.Шуңа күрә пиротехник эшләнмәләрне кулланган чакта куркыныч зонада кешеләрне, милекне саклау һәм эвакуацияләү буенча чаралар күрелергә тиеш.

Аерым бина, корылма, участок, электр челтәре территорияләрендә янгын куркынычсызлыгы өчен җаваплылык оешма җитәкчесе тарафыннан билгеләнгән затларга йөкләнә. Оешмада һәм аның бүлекләрендә янгын куркынычсызлыгы өчен шәхси җаваплылык исә, гамәлдәге законнар буенча, оешма җитәкчесенең үз өстенә йөкләнә.

Пиротехник эшләнмәләрдән файдалану барышында : сату, транспортта күчерү, саклау, бәйрәм салютлары һәм фейерверклар үткәрүне күздә тотып, оешма җитәкчеләре тарафыннан кешеләрне янгыннан саклау буенча куркынычсызлык чаралары күрелергә һәм янгын куркынычсызлыгы буенча махсус инструктаж үткәрелергә тиеш. Махсус инструкциядә кулланылачак пиротехник эшләнмәләрнең янгын куркынычы тудырырдай үзлекләре, янгын куркынычсызлыгын булдырмау өчен тиешле чаралар, янгын очрагында хезмәткәрләрнең һәркайсының хәрәкәтләнү тәртибе турында язылган булырга тиеш.

Пиротехник эшләнмәләрне сату буенча төп таләпләр:

  1. Пиротехник эшләнмәләр бары махсус кибетләрдә яки бүлекләрдә генә сатылырга тиеш.
  2. Мондый бүлекләр икедән дә ким булмаган беренчел янгын сүндерү чаралары белән тәэмин ителгән булырга тиеш.
  3. Пиротехник эшләнмәләрне саклау һәм куллану махсус кагыйдәләр нигезендә генә башкарылырга тиеш.
  4. 16 яшьтән яшьрәкләргә пиротехник эшләнмәләр сату катгый тыела.
  5. Пиротехник эшләнмәләр бары заводтан чыккан савытта гына сатылырга тиеш.
  6. Пиротехник эшләнмәне куллануга карата инструкциядә аны куллану турында мәгълүмат , шулай ук куркынычсызлык буенча таләпләр, ничек яндыру һәм утильләштерү, завод реквизитлары сертификацияләү буенча мәгълүмат та язылган булырга тиеш. Язулар аермачык һәм укырлык булсын. Кисәтүче язмалар кара шрифт белән аерылып торырга һәм "Игътибар!" сүзе булырга тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев