Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнә егете 100 танадан 100 бозау алырга омтыла

Карама яшенә, кара эшенә, диләр, аның кебекләр турында. Сүзем, Әтнә районы Комыргуҗа авылы егете Латыйпов Илгиз Илдус улы турында. Илгиз, Габдулла Тукай исемендәге Әтнә авыл хуҗалыгы техникумын Ветеринария белгечлеге буенча әле күптән түгел, 2012 елда тәмамлады. Укып бетергәнче үк, аның барыр юлы, эш юнәлеше ап-ачык иде. Авыл өчен җанын бирердәй,...

Карама яшенә, кара эшенә, диләр, аның кебекләр турында. Сүзем, Әтнә районы Комыргуҗа авылы егете Латыйпов Илгиз Илдус улы турында. Илгиз, Габдулла Тукай исемендәге Әтнә авыл хуҗалыгы техникумын Ветеринария белгечлеге буенча әле күптән түгел, 2012 елда тәмамлады. Укып бетергәнче үк, аның барыр юлы, эш юнәлеше ап-ачык иде. Авыл өчен җанын бирердәй, аның киләчәге өчен борчылган, эш сөючән егет бит ул Илгиз. Кулына диплом алуга, узенең туган ягына, «Шахтер» хуҗалыгына кайтып урнашты ул. Бераз мал табибы ярдәмчесе, соңыннан һәм бүгенге көнгәчә ясалма орлыкландыру операторы булып эшли. Хезмәте үтә дә катлаулы, җаваплы, зур игътибар һәм төгәллек сорый. 300 баш тана Илгиз карамагында бүген. «Эшнең җиңеле юк инде аның, яратып башкарсаң, авырлыгын сизмисең, нәтиҗәсе дә әйбәт була», ди ул. Ә нәтиҗәгә килгәндә, «Безнең эш күрсәткече 9 айдан күренә инде», дип шаярта ул.

Техникумда укыган вакытта да җор теллелеге, шаянлыгы, тапкырлыгы белән аерылып тора иде ул. Смотр-концертлар, КВН уеннары аннан башка үтми иде. Ә дәрестә уйлый, анализлый белүе белән шаккаттырды, билге өчен түгел, белем өчен укыды. Практика вакытында кулы бар эшкә ятып тора, тәвәккәл иде. Укыткан укытучыларын бүген дә рәхмәтеннән ташламый, зур ихтирам белән искә ала. Бүген уку йортын тәмамлаучыларга да киңәше шул: «Эштән куркып шәһәргә китмәсеннәр, авылга кайтсыннар. Эш һәм яшәү шартлары шәһәрнекеннән ким түгел, хөкүмәт авыл яшьләренә һәръяклап ярдәм кулы суза, кайгырта. Туган җиребезнең киләчәге үзебезнең кулларда бит». Әгәр дә сайлау мөмкинлеге булса, ике дә уйлаймыча шул ук юлны сайлаган булыр идем, ди.

Яшь белгеч булуына да карамастан, тырышып эшләгәне өчен ул инде өлкән иптәшләренең ихтирамын яулап өлгергән. Илгиз турында барысы да яхшы, уңай фикерләр генә җиткерделәр. Авыл хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан үткәрелгән «Уңыш-2014» бәйрәмендә иң яхшы яшь белгеч буларак билгеләп үттеләр үзен. Күптән түгел генә сөйгән яры Наилә белән гаилә корып җибәрде Илгиз. Тигезлектә, аңлашып, бер-берсенә терәк булып яшәсеннәр.

Киләчәккә максатларын нинди диеп сорагач, «100 танадан 100 бозау алырга омтылам», дип җавап бирде ул. Ышанам, Илгиз, булдырырсың, алдагы көнең өметле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев