Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнә егете Рәзилнең чираттагы уңышы

29 декабрь көнне «Казанские стальные профили» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте призына чаңгы ярышы буенча ачык Республика ярышлары үтте.

Биредә Әтнә районыннан Мансур Сафин җитәкчелегендә 8 кешелек команда чыгыш ясады. Сүз уңаеннан, монда ул үз төркемендә VI урын яулады. Ә менә якташыбыз, Күшәр егете Рәзил Рәдиф улы Сәфәров чираттагы уңышка иреште. Хәер, барысын да баштан ук искә алыйк...

Бәйге үз канаты астына 12 яшь төркеменә бүлеп, 32 команданы - барысы 700ләп көчле чаңгычыны туплады. Күрше-тирә төбәкләрдән генә түгел, хәтта Ханты-Мансискийдан киләләр. Арада спорт мастеры, мастерлыкка кандидатлар да була.

1998 елгы яшүсмерләр 10 километр арага ирекле стиль, безнеңчә әйтсәк, "коньковый ход" белән чабалар. Якташыбыз төркемдә I урын яулый. Шунысы да бар, икенче килүче егеттән хәйран вакыт алдңан килә. Бу гына түгел, чаңгычы якташыбыз абсолют бәйгедә дә I урынны ала. 17нче яше белән баручы егетнең зур уңышы бу!

Икенче көнне Казан спорт мәктәбе уздырган бәйгедә катнашып, үзенең өстенлеген тагын бер раслый. Бу юлы 3 километр арага классик стиль белән ярышалар. Монда да үз төркемендә җиңә һәм абсолют беренчелекне яулый. Биредә аның тренеры Анатолий Кулагинны телгә алу урынлы булыр. Татарстаннан Олимпиадага барган Наталья Жукованың тренеры ул.

Бәйгене бик югары дәрәҗәдә оештырганнар. Һәр катнашучы "КСП"ның истәлек бүләгенә лаек булды, кыр кухнясы "тушенка"лы карабодай һәм кайнар чәй белән сыйлый. Үз яшь төркемендә җиңүчеләр аерым призларга лаек булалар, моннан тыш абсолют җиңүчеләрне дә бүләклиләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев