Айдан төшкән нурлар иркәлиләр,
Мин ялгызым...Көтәм язымны...
Тәрәзәдән төшкән ай нурында,
Тоям синең җылы назыңны...
Шул айлы төн,алып китәр сыман,
Йолдыз сипкән төнге күкләргә...
Юк китмәмен...Юкса таба алмассың,
Мин әзермен сине көтәргә...
Тулган айга карап мин көтәмен,
Бер килерсең әле,мин беләм...
Йолдыз белән кушып хисләремне,
Хыял җебен көн дә мин үрәм...
Айдан төшкән нурлар иркәлиләр,
Мин ялгыз да кебек,түгел дә...
Бар теләгем,синең белән булу,
Йолдыз атылганда, күңелдә...
Әтнә егете сөйгәнен көтә
Айдан төшкән нурлар иркәлиләр, Мин ялгызым...Көтәм язымны... Тәрәзәдән төшкән ай нурында, Тоям синең җылы назыңны... Шул айлы төн,алып китәр сыман, Йолдыз сипкән төнге күкләргә... Юк китмәмен...Юкса таба алмассың, Мин әзермен сине көтәргә... Тулган айга карап мин көтәмен, Бер килерсең әле,мин беләм... Йолдыз белән кушып хисләремне, Хыял җебен көн дә мин...
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев