Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнә егете Тимурны губернатор кабул итте

Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан, республикабыздан бер төркем сугыш ветераннары, сугыш елы балалары "Казан- Санкт-Петербург - Казан" маршруты буйлап, теплоходта 16 көнлек круизга кузгалдылар. Ветераннар белән бергә республиканың кадет мәктәпләрендә белем алучы 52 укучыга да әлеге круизда катнашу бәхете насыйп булды. Сәяхәткә чыккан кадет мәктәпләре укучылары арасында Саба районының Икшермә...

Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан, республикабыздан бер төркем сугыш ветераннары, сугыш елы балалары "Казан- Санкт-Петербург - Казан" маршруты буйлап, теплоходта 16 көнлек круизга кузгалдылар.

Ветераннар белән бергә республиканың кадет мәктәпләрендә белем алучы 52 укучыга да әлеге круизда катнашу бәхете насыйп булды. Сәяхәткә чыккан кадет мәктәпләре укучылары арасында Саба районының Икшермә кадет мәктәбе дә, анда укучы безнең Әтнә районының Күәм авылы егете - кече сержант (бу исем кадет мәктәбендә сирәк бирелә) Тимур Таһир улы Галимуллин да бар. Ул үткән уку елы барышында укуда һәм спортта, җәмәгать эшләрендә үзен бары тик уңай яктан гына күрсәткәне, республика күләмендә үткән хәрби-гамәли спорт төрләре буенча һәм җәйге спартакиадаларда призлы урыннарны яулаганы өчен путевка белән бүләкләнде.

Тулырак язманы "Әтнә таңы" газетасыннан укыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев