Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнә егетенең теләге кабул булырмы

****** Төнге теләк...****** Төн йокысыз...Энҗе сипкән күктән, Йолдыз атылганын карап йөрим... Шундый матур сызылып атылалар, Ә эчемнән үзем теләк телим... Теләк телим, ярып офыкларны, Төнге күктән йолдыз атыла... Ничек шулай Ходай яраткандыр, Гашыйк җаннар,-җанга тартыла... Якынайта ерак араларны, Җанда шыткан ихлас мәхәббәт... Саф сөюсез җирдә нишләп була...? Рәхмәт сиңа сөю,мең...

****** Төнге теләк...******
✨✨✨✨✨✨✨✨✨✨
Төн йокысыз...Энҗе сипкән күктән,
Йолдыз атылганын карап йөрим...
Шундый матур сызылып атылалар,
Ә эчемнән үзем теләк телим...

Теләк телим, ярып офыкларны,
Төнге күктән йолдыз атыла...
Ничек шулай Ходай яраткандыр,
Гашыйк җаннар,-җанга тартыла...

Якынайта ерак араларны,
Җанда шыткан ихлас мәхәббәт...
Саф сөюсез җирдә нишләп була...?
Рәхмәт сиңа сөю,мең рәхмәт...

Теләк телим,бәлки кабул булыр,
Чынга ашмас түгел теләкләр...
Ахыргача бергә типсен иде,
Без сайлаган садә йөрәкләр...
(Азат Хакимзянов...12.05.2016 ел.)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев