Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнә егетенең йөрәк ярасы

**Син икән ул йөрәк ярам** Мизгел эчләрендә онытылып, Кинәт кенә бер ялгызым калам... Күздән тамган шатлык яшемме син, Әллә язмыш җанга сызган ярам...??? Язмыш сызган ярам...Тик йөрәккә, Юктыр синдәй кереп уелган... Упкыннарга төшкән язмыш...Күп нокталар... Ләкин,-синең белән өтер куелган... Бер каргаган язмыш...Караңгыдан, Чыгар өчен табып яктысын... Күзләремнән бер-кем күрмәгәндә, Өмет...

**Син икән ул йөрәк ярам**

Мизгел эчләрендә онытылып,
Кинәт кенә бер ялгызым калам...
Күздән тамган шатлык яшемме син,
Әллә язмыш җанга сызган ярам...???

Язмыш сызган ярам...Тик йөрәккә,
Юктыр синдәй кереп уелган...
Упкыннарга төшкән язмыш...Күп нокталар...
Ләкин,-синең белән өтер куелган...

Бер каргаган язмыш...Караңгыдан,
Чыгар өчен табып яктысын...
Күзләремнән бер-кем күрмәгәндә,
Өмет очкыннарын таптың СИН...

Мизгел эчләрендә онытылып,
Кинәт кенә бер ялгызым калам...
Шатлык яшем керфек очларымда,
Син икән ул җанга якын ярам...
(Азат Хакимзянов...05.06.2016 ел.)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев