Әтнә егетләре дә армиягә китә
1 октябрьдә 2016 елның көзге чакырылыш кампаниясе башланды. Быелның 31нче декабренә кадәр кичектерүләре булмаган һәм хезмәттән азат ителмәгән 1989-1998 елгы гражданнар хәрби хезмәткә алына. Октябрь-декабрь айларында Татарстанда чакырылыш комиссияләренә 20 меңгә якын кеше килергә тиеш. Ә хәрби частьләргә дүрт меңгә якын кеше җибәреләчәк. Ватан сакчылары Коры җир гаскәрләре, Хәрби диңгез...
1 октябрьдә 2016 елның көзге чакырылыш кампаниясе башланды. Быелның 31нче декабренә кадәр кичектерүләре булмаган һәм хезмәттән азат ителмәгән 1989-1998 елгы гражданнар хәрби хезмәткә алына.
Октябрь-декабрь айларында Татарстанда чакырылыш комиссияләренә 20 меңгә якын кеше килергә тиеш. Ә хәрби частьләргә дүрт меңгә якын кеше җибәреләчәк. Ватан сакчылары Коры җир гаскәрләре, Хәрби диңгез флоты, Һава-космик көчләре, махсус юнәлештәге Ракета, Милли гвардия, Һава-десант гаскәрләрендә хезмәт итәчәк.
Арча-Әтнә хәрби комиссариатында да көзге чакырылыш буенча эш алып барыла.
"Ике районга 96 егетне солдат булырга озатачакбыз, 13 е- Әтнә егете. Октябрь аеның икенче декадасында егетләребезне армиягә озата башлыйбыз. Аларның 37се Саратов өлкәсендәге без шефлык иткән 71432 нче хәрби частькә китәчәк. Бу 37нең бишесе - Арчада автомәктәптә укыды. "С" категориясенә ия булган призывниклар хәрби частьләргә машина йөртүче итеп бүленәчәк. Бүгенге көндә дә киләсе 2017 елгы язгы чакырылышта армиягә китәсе тагын 5 егет укый. Әйткәнемчә, көзге чакырылышта әзерлекле белгечләр, югары һәм урта һөнәри белемгә ия булучылар һәм "ВС" категориясе булган йөртүчеләр алына. Шулай ук хөкемгә тартылган, авыр җинаять кылмаган, хөкеме алынучылар да чакырыла быел. Балалары армиягә китүче әти-әниләр аларны ТР җыелу пунктында (Казан шәһәре, Крутовская урамы, 20 йорт) күрә ала..." - дип ачыклык кертте Арча-Әтнә хәрби комиссариаты хәрби комиссары Алмаз Борһанов.
Армиягә китүчеләргә сим карта белән кәрәзле телефоннар да биреләчәк, бу исә булачак солдатларга әти-әниләре белән элемтәдә торырга ярдәм итәчәк. Шулай ук солдат хезмәтен узарга китүче егетләргә алдан алы хәрби хезмәт барышында акча алу өчен банк картасы да ачылган. Исегезгә төшерәбез: 2012 елның 1 гыйнварыннан хәрби хезмәткәрнең минималь хезмәт хакы 2000 сум тәшкил итә. Шулай ук хәрби хезмәткәрнең баласына ай саен бирелә торган пособиегә дә, башкаларына да индексация ясалды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев