Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнә футболы көтелмәгән нәтиҗәләр белән куандыра

Әтнә футбол лигасында чираттагы тур уеннары узды. Финишка якынлашкан саен, уеннар кискенләшә. Фаворитлар саналучыларның уеннары сүлпәнләнеп, артта баручыларныкы шактый көчәйде. Бу тур көтелмәгәнрәк нәтиҗәләр алып килде. Әйтик, бер-бер артлы фаворитларны җиңә барып, Бәрәскә командасы сокландыра. Ә Күәм киресенчә, бер-бер артлы һәм зур исәпкә оттыра башлады. Узган шимбә, якшәмбе көннәрне узган...

Әтнә футбол лигасында чираттагы тур уеннары узды. Финишка якынлашкан саен, уеннар кискенләшә. Фаворитлар саналучыларның уеннары сүлпәнләнеп, артта баручыларныкы шактый көчәйде.

Бу тур көтелмәгәнрәк нәтиҗәләр алып килде. Әйтик, бер-бер артлы фаворитларны җиңә барып, Бәрәскә командасы сокландыра. Ә Күәм киресенчә, бер-бер артлы һәм зур исәпкә оттыра башлады.

Узган шимбә, якшәмбе көннәрне узган матч нәтиҗәләренә күз салыгыз.

23нче август көнне ике уен узды. Чембулат-Сап белән Комыргуҗа командалары уртак исәпкә уйнадылар. Исәп - 1:1. Ә менә Шашы командасы күәмнәрне, чын мәгънәсендә, тар-мар итте. 8:0 исәбе моның ачык дәлиле.

24нче август көнне дүрт уен узды. Күәмнәргә тагын "эләкте". Чембулат-Сап командасы аларны 5:1 исәбе белән отты. Финиш алдыннан тизлек җыеп ятучы Бәрәскә исә, Легионны отты. Исәп - 2:0. Фаворитларның тагын берсе саналган "Затлы" да Комыргуҗа командасын авырлык белән генә, 3:2 исәбе белән җиңде. Ә менә ут күршеләр Шашы һәм Күңгәр үз уеннарын уртак нәтиҗәгә - 1:1 исәбенә төгәлләделәр.

Мәгълүматларны балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбеннән алдык!!!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев