Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнә халкы чиста, тәмле сулы булды

Чиста, тәмле сулы булдык Урамыбызда «Чиста су» программасына нигезләнеп, казу эшләре сентябрь аенда башланган иде. Балтачлылар башкарды бу эшне. Баштарак «Без янгын куркынычсызлыгы өчен казыйбыз, сезнең өйләрегезгә кертү өчен түгел», дип карышып маташканнар иде, без «Балчык астында калып үлсәк, аннан ни булыр?» дип, бик озак бәхәсләштек. Авырлыклар артта калды. Ниһаять,...

Чиста, тәмле сулы булдык Урамыбызда "Чиста су" программасына нигезләнеп, казу эшләре сентябрь аенда башланган иде. Балтачлылар башкарды бу эшне. Баштарак "Без янгын куркынычсызлыгы өчен казыйбыз, сезнең өйләрегезгә кертү өчен түгел", дип карышып маташканнар иде, без "Балчык астында калып үлсәк, аннан ни булыр?" дип, бик озак бәхәсләштек. Авырлыклар артта калды. Ниһаять, районыбыз башлыгы Габделәхәт Хәкимов, Олы Әтнә авыл җирлеге, коммуналь хуҗалык җитәкчеләре ярдәме белән, алар кайгыртмаса, балтачлар үзләре генә килеп эшләмәгәннәрен халык яхшы аңлый, су торбаларын ялгап киттеләр, өйгә су кертү өчен кирәкле булган әйберләрне Фиргать кибетләрдән ташып кына торды. Счетчигына кадәр куеп эшләп киттеләр, Аллага шөкер. Шикләнүчеләр дә булды, имеш су быел булмый, алдагы көн өчен акча түгеп йөрмибез имеш. Октябрь, ноябрь ае дәвамында әле бүген, әле иртәгә була, дип кранны ачып карап тордык. Көтүебез бушка китмәде. 27 ноябрьдә кич белән "Су килә башлаган", дигән хәбәрне ишеткәч, урамыбыз халкының ничек сөенгәнен күрсәгез иде. Барыбызга да куанычын күрергә насыйп булсын. Инде дә килеп урамыбызда яшәүчеләрне борчыган тагын бер гозер бар, җитәкчеләр анысына да колак салсыннар иде. Ул да булса юлсызлык, болай да пычрак урамыбыз бу казу эшләреннән соң, тагын да чокыр-чакырга, баткаклыкка әйләнеп калды. Зинһар, безнең Зилин урамына да асфальт җәя алмассыз микән?! Бу минем фикерем генә түгел, урамыыбыз белән бик рәхмәтле булыр идек. Өйләребезгә газ кергән, су керде, асфальт юлыбыз да булса, без дә кешечә яши башлар идек. Дөньялар тыныч булып, таза-сау яшәргә насыйп булсын. Аллаһы Тәгалә ярдәменнән ташламасын иде. Юл хәвеф-хәтәрләре, балалар борчулары күрергә язмасын берәүгә дә. Әмиин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев