Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнә халкы прокуратура органнарына ышана

Әтнә халкы прокуратура органнарына ышана Прокуратура органнары төзелүеннән алып бүгенге көнгәчә прокуратура эшчәнлегенең төп бурычы - хокук саклау. Районыбыз прокуратурасы хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмнәрен нинди уңышлар, казанышлар белән каршылыйлар? Прокурор Нурия Сабирҗанова белән шул хакта сөйләшәбез. - Бәйрәмебезне билгеле бер күләмдәге уңышлар белән каршылыйбыз. 2014 елны район прокуратурасы тарафыннан уздырылган тикшерүләр...

Әтнә халкы прокуратура органнарына ышана Прокуратура органнары төзелүеннән алып бүгенге көнгәчә прокуратура эшчәнлегенең төп бурычы - хокук саклау. Районыбыз прокуратурасы хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмнәрен нинди уңышлар, казанышлар белән каршылыйлар? Прокурор Нурия Сабирҗанова белән шул хакта сөйләшәбез. - Бәйрәмебезне билгеле бер күләмдәге уңышлар белән каршылыйбыз. 2014 елны район прокуратурасы тарафыннан уздырылган тикшерүләр нәтиҗәсендә 941 закон бозу очрагы ачыкланды. Аларның 286сы икътисад өлкәсендә, әйләнә-тирә мохит һәм табигатьне саклау буенча - 63, кеше һәм гражданнарның хокукларын һәм иреген яклауга кагылышлы 592 очрак теркәлде. Күргәнегезчә, кеше һәм гражданнарның хокукларын һәм иреген яклау өлкәсендә хокук бозулар иң күбе. Тикшерү нәтиҗәләре буенча законсыз актларга 110 тапкыр каршы киленде., гражданнарның һәм кайбер затларның мәнфәгатьләрен яклап, судка 387гариза бирелде. Закон бозу очракларын гамәлдәгеләре белән тәңгәлләштерүне таләп итеп 297 тәкъдим кертелде, 367 гаепле вазифаи зат дисциплинар җаваплылыкка тартылды. Прокуратура карары буенча 113 вазифаи зат административ җаваплылыкка тартылды. 2014 елда прокуратура органнарына төрле сораулар буенча 71 шикаять керде. Алдагы еллар белән чагыштырганда бераз кимрәк булса да, безнең кебек 13,3 мең халык яшәгән район өчен зур сан. Шикаятьләрнең күбесе гражданнарга каршы хокук бозулар белән бәйле, бу бик аянычлы хәл. Җинаять эше кузгату турындагы карар кабул итәр өчен тикшерү органнарына 2 эш буенча тикшерү нәтиҗәләре юнәлтелде. - Нурия Нургаязовна әңгәмәгез өчен рәхмәт.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев