Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнә халкы Сәрия Сабурская белән очрашты

Кеше хокукларын яклау буенча Татарстанның вәкаләтле вәкиле Сәрия Сабурская Әтнә халкы белән очрашып, аларны борчыган сорауларга җавап бирде. Дөнья булгач, була төрле хәлләр, диләрме әле... Дөрестән дә, карап торышка бер борчуы да булмаган кебек кешенең дә эче тулы хәсрәт булырга мөмкин. Беребезнең дә казаны буш түгел шул. Әнә бер райондашыбыз...

Кеше хокукларын яклау буенча Татарстанның вәкаләтле вәкиле Сәрия Сабурская Әтнә халкы белән очрашып, аларны борчыган сорауларга җавап бирде.

Дөнья булгач, була төрле хәлләр, диләрме әле... Дөрестән дә, карап торышка бер борчуы да булмаган кебек кешенең дә эче тулы хәсрәт булырга мөмкин. Беребезнең дә казаны буш түгел шул.

Әнә бер райондашыбыз 2013 елда тормышка чыккан. Матур гына яши башлаганнар. Сабыйлары туган. Көннәрдән бер көнне аның исеменә судка чакыру кәгазе килеп төшкән. Баксаң-күрсәң, аның ире булган кеше 1990 елдан ук "недееспособный" дигән рәсми статуска ия икән бит. Туйларында кунак булып йөргән ханым аның опекуны булып чыккан, һәм нәкъ менә ул әлеге никахны өзү турында сорап судка мөрәҗәгать иткән. Сәбәбе - әлеге дә баягы, ирнең эшкә яраксыз булуы. Суд никахны дөрес түгел дип тапкан.Сорау туа - әлеге опекун ханым моңарчы нәрсә карады икән соң?! Нигә башта ук аңлатып, барысын да үз урынына куймады икән?! Сәрия ханым исә райондашыбызга балага алимент түләтүне сорап судка мөрәҗәгать итәргә киңәш бирде. Эшкә яраксыз булса да, бүтәнгә яраклы ир пенсиясеннән баласына да өлеш чыгарыр дип өметләнергә генә кала.

Күңгәр авыл җирлеге башлыгы Илнар Галиахметов үз җирлегендә яшәүче инвалид ханымның үтенечен җиткерде. Әлеге икенче группа инвалид ханым үзенең 8 сыйныфта укучы кызы белән Күңгәр авылында яши. Алар яшәгән йортта барысы 13 кеше пропискада тора. Торуын торалар, ә яшәүләре Казанда. Билгеле, әлеге ханым аларны пропискадан төшерүне таләп итә. Ә йорт бөтенләй күп еллар вафат булган әби исемендә. Эт - баш, сыер - аяк дигәндәй, бар, очына чыгып кара бу хәлләрнең. Ә бит газга, утка түләгәндә дә бик авырга туры килә. Бу очракта Сәрия Харис кызы авыл җирлеге башлыгына әлеге йортта пропискада торучыларны барысын бергә җыеп сөйләшергә киңәш бирде. Бу уңай нәтиҗәләргә китермәгән очракта, инвалид хокукларын яклаучы буларак судка мөрәҗәгать итәргә кирәклеген аңлатты.

Район сәнгать мәктәбе җитәкчесе Алия Абдуллина яшь белгечләрне торак белән тәэмин итү турында сорап мөрәҗәгать итте. "Әтнәне бик яраталар, бирегә кайтып эшләргә теләк белдерүчеләр дә юк түгел. Тик менә торак ягына килеп төртеләләр. Табиблар, укытучылар авыл җиренә кайткан очракта, махсус программа нигезендә грантка ия булалар. Мәдәният өлкәсендә эшләүчеләр өчен дә шуңа охшаш программалар кабул ителмәсме икән", - ди ул.Сәрия ханым тиз арада мәдәният министры исеменә шушы мәсьәләгә кагылышлы хат юллаячагы турында белдерде. Урыс әйтмешли, "чем черт не шутит", бәлки уңай да хәл ителеп куер. Җитмәсә, быел бит әле мәдәният елы да.

Гозер- сораулар белән керүчеләрнең барысы да тиешле җавабын алды дип уйлыйм. Сәрия ханым үзе дә әлеге очрашудан бик канәгать калды..

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев