Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнә халкына җаваплылык катгый

Көзге-кышкы чорда янгын күзәтчелеге хезмәткәрләре социаль хезмәтләр белән берлектә район халкының торак-көнкүреш шартларын тикшерү буенча махсус чаралар үткәрә. Торак йортларыгызның янгынга каршы торышына игътибар итсәгез иде. Бигрәк тә электр үткәргечләренә, җылыту мичләре торышына һәм газ җиһазларына зур игътибар бирергә кирәк. Янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозган өчен гражданнарга каралган административ штраф суммасы...

Көзге-кышкы чорда янгын күзәтчелеге хезмәткәрләре социаль хезмәтләр белән берлектә район халкының торак-көнкүреш шартларын тикшерү буенча махсус чаралар үткәрә. Торак йортларыгызның янгынга каршы торышына игътибар итсәгез иде. Бигрәк тә электр үткәргечләренә, җылыту мичләре торышына һәм газ җиһазларына зур игътибар бирергә кирәк. Янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозган өчен гражданнарга каралган административ штраф суммасы 1000-1500 сумны тәшкил итә. Республикада янгыннарга каршы махсус режим кертелгәч, гражданнар өчен административ штраф суммасы 2000-4000 сум күләмендә булачак.

Янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен төгәл үтәгез һәм якын кешеләрегезгә дә бу турыда аңлатыгыз, дип кисәтте Әтнә һәм Арча районнары буенча янгын күзәтчелеге бүлегенең дәүләт инспекторы Антон Сотов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев