Әтнә халкында өмет уянды
Авылның китапханә бинасында урнашкан Каенсар сайлау участогындагы референдумда өч авыл - Каенсар, Әйшияз һәм Казак Үртәме халкы җан башына салына торган салым белән бәйле проблеманы хәл итте.
Мондый референдумнар Күәм авыл җирлегендә генә узмады инде, бу хакта бер генә хәбәр итмәдек. Асылы шул - билгеле бер күмәк эшне башкару өчен халыкның күпчелеге җирлектәге һәр балигъ булган кешедән алдан билгеләнгән сумманы җыярга ризалык бирсә, шуңа хөкүмәт тә 4 өлеш өстәп бирә. Кыскасы, хөкүмәтебез, депутатларыбыз тәкъдим иткәнчә, "Дәүләт эшләп бирер әле" дип көтеп ятмыйча, үз өлешеңне дә кертеп эшләүнең ачык чагылышы бу. Хәер, бу хакта референдумда катнашучылар фикерен тыңлау дөресрәк булыр.
- Күптән кирәк иде, хөкүмәт ярдәме булмаса да җирлек халкыннан акча җыю бик кирәкле эш. Югыйсә, берәр күмәк эшкә тотынсаң, халыкның бер өлеше уртак эшкә акча бирмәскә тырыша. Имештер, аңа кирәкми...
- Минемчә, бу референдум төрле дәрәҗәдәге сайлаулардан да кирәклерәк. Уртак эш белән бәйле бит!
- Аягым авыртып торса да килдем әле, ничек бу чарадан каласың?! Өмет уянды.
- Мин барында гына дистәләп кеше килеп китте. Барысы да "Риза инде, риза", диләр. Халык акыллы хәзер, төптән аңлап эш итә...
- Бу референдум хакында, аның ни өчен кирәклеге турында халык күптән сөйләшә. Әнә бит районның кайбер авылларында референдум нигезендә акча җыеп эшли дә башлаганнар.
Референдумга шактый көннәр кала ук участок комиссиясе бинасына сукмак салган Күәм авыл җирлегенең башкарма комитет җитәкчесе Реваль Гатауллин исә:
- Өч авыл халкының уртак проблемасы - юл мәсьәләсе, - ди.
Белүемчә, һәр авыл халкы белән сөйләшеп, хәл итәсе проблемаларны билгеләгән. Дөрестән дә, Каенсар, Казак Үртәме авыллары урамда таш түшәүгә мохтаҗ. Әйшиязда асфальт булса да, мәңгелек йорт - зиратка кадәр юлсыз юлдан шактый ара барырга кирәк...
Шөкер, катнашучыларның фикере бердәй: "Күмәк эшкә бәйле язмышыбызны үзебез билгелибез", - диләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев