Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнә халкының йокысын качырдылар

"Төннәр буе йоклый алмый ятам…" Мәдәният елына нәтиҗә ясап, кыскача әнә шулай бәялисе килә. Бу халәт иң элек мәдәният хезмәткәрләренең эшчәнлеген, яшәешен сурәтләсә, тамашачы кичерешләре дә әнә шуңа тәңгәл. Хисләр өермәсе кайчагында әллә ниләр уйлата. Юк кына чара да күңелнең әллә кайсы почмагын селкетеп, "йокыдан" уятырга сәләтле. Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов...

"Төннәр буе йоклый алмый ятам…" Мәдәният елына нәтиҗә ясап, кыскача әнә шулай бәялисе килә. Бу халәт иң элек мәдәният хезмәткәрләренең эшчәнлеген, яшәешен сурәтләсә, тамашачы кичерешләре дә әнә шуңа тәңгәл. Хисләр өермәсе кайчагында әллә ниләр уйлата. Юк кына чара да күңелнең әллә кайсы почмагын селкетеп, "йокыдан" уятырга сәләтле. Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов та тикмәгә генә: "Җәмгыятьтәге рухи һәм икътисади кризис шартларында мәдәниятнең әһәмияте үзен аеруча нык сиздерә. Без мәдәниятне цивилизацияле яшәү рәвеше, рухи, әхлакый һәм этик кыйммәтләр җыелмасы, милли үзаңның нигезе дип кабул итәргә тиеш", - дип, 2014 елга әлеге тармак хезмәткәрләре алдына зур бурычлар куймагандыр. Татарстанда мәдәниятне үстерү буенча 2014-2020 елларга исәпләнгән закон кабул ителүе дә сөендерә. Ә үзебезнекеләр куандыра. Ныклап шөгыльләнергә үз сәхнәләре булмаган көйгә, ел дәвамында шуның кадәр чара үткәрүне үзем батырлыкка тиңлим. Авыл җирлекләре арасында "Яңа ел кичләре" дип исемләнгән музыкаль тамаша белән башланып киткән елны искә төшерик әле. Түгәрәкләрнең хисап концерты, "Әтнә сандугачы" бәйгесе, "Созвездие-Йолдызлык" фестивале, әфганчылар концерты, мәдәният елын ачу тантанасы, Балтач районында Иске Казан түгәрәк уенында Республика татар фольклоры фестиваленең II зональ турында "Сөмбел" халык вокаль ансамбле чыгышы, Әтнә халык театрына 95 ел тулу уңаеннан авыл җирлекләре арасында үткәрелүче театр бәйгеләрендә катнашкан Кышлаулар куйган "Гашыйклар тавы"н онытырлык булмады. Сабантуйлар, Күңгәрдә үткәрелгән балалар сабантуе, Каенсардагы мөселман балалар сабантуе, "Җырлыйк әле" дә чыгыш ясау, "Бирегез мәйдан", Әтнә, Арча, Балтач районнары артистлары катнашында һәр районда үткәрелгән кара-каршы концертлар … - болары истә калганнары, зурлап үткәрелгәннәре. Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан тылда хезмәт куючыларны ачыклау, моннан тыш 112 сугыш чоры баласының үз авызларынннан күргәннәрен сөйләтеп, хатирәләрне язып алып, киләчәк буыннар өчен әзерләү - китапханә хезмәткәрләре башкарган эшләрнең берничәсе генә һәм иң мактауга лаеклылары. Май аенда Казан ярминкәсе базасында бөтенроссия күләмендә үткәрелгән һөнәрчеләр бәйгесе дә онытырлык түгел. Монда бер атна дәвамында Мәхмүт абый Хәкимҗанов, Гаяз Гыйлаҗев, Камил Сираҗиев, Азат Хәйретдиновның, милли киемнәрдән киенеп, кул эшләрен, чорлар бәйләнешен чагылдырган күргәзмә эшләрен якутлар әле дә онытмаганнардыр. Алар гына сокланмый, иң әйбәте безнеке була. "Әтнә инде болар, әтнәләргә җитеп булмый", дип Хөкүмәт җитәкчеләренең бәяләвен әле дә сагынып искә алалар үзләре.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев