Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнә хатын-кызларын Президент котлады

Булмый берни гүзәл затларсыз! 8 Март - Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов МӨРӘҖӘГАТЕ Кадерле хатын-кыз­лар! Сезне чын күңелдән 8 Март - Халыкара ха­тын-кызлар көне белән котлыйм. Әлеге бәйрәмне бил­­­геләп үтү күптән күр­­кәм традициягә әй­ләнде һәм, мәхәббәт, матурлык тантанасы булып, без­нең күпмил­ләтле халкыбыз тормышында ныклы урын алды....

Булмый берни гүзәл затларсыз!

8 Март - Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов МӨРӘҖӘГАТЕ

Кадерле хатын-кыз­лар!

Сезне чын күңелдән 8 Март - Халыкара ха­тын-кызлар көне белән котлыйм. Әлеге бәйрәмне бил­­­геләп үтү күптән күр­­кәм традициягә әй­ләнде һәм, мәхәббәт, матурлык тантанасы булып, без­нең күпмил­ләтле халкыбыз тормышында ныклы урын алды. Балачактан ук 8 Март йөрәк­ләрдә якты хатирәләр калдырган. Үсмер чакта бу бәй­рәмдә әниләрне һәм дәү әниләрне, өлкәнәя төшкәч, әле тагын сөек­леләребезне, ә олыгайгач, кадерле кызларыбызны һәм оныкаларыбызны тәбрик­ли­без. Бик күп мәшһүр шагыйрьләр, язучылар, композиторлар, рәс­сам­нар ханым-туташларга мәхәб­бәтен аңлатып, кабатланмас әсәр­ләр иҗат иткән. Быел без 130 еллык юбилеен билгеләп үтәчәк бөек әдибебез Тукай да әлеге садә хис турында шагыйранә итеп: "Һич хуҗалыкны кабул итмәм бөтен дөньяга мин, Булмага мөмкин икән гыйшык, мәхәббәт ялчысы", - дип язган.

Халыкара хатын-кызлар көне, милләтенә, диненә, җәмгыятьтә нинди урын тотуына карамастан, барлык кешеләрне берләштерә. Чөнки ул нәфис затларга хөрмәт тәрбияли, Ана булуның һәм традицион гаилә мөнәсәбәтләренең мәңгелек әһәмиятенә игъ­ти­барны көчәйтеп, го­мумкеше­лек кыйм­мәт­­ләренә мәд­­­хия җыр­лый. Хатын-кызлар җәм­гыять тормышында зур роль уйнаган Татарстанда аларның үз мөм­кинлек­ләрен, көч-сә­ләт­ләрен файдаланып, шә­хес буларак үсеше өчен кирәкле барлык шартлар тудырыла. Таланты, яшәү дәр­те, активлыгы нәтиҗәсендә гүзәл зат­ларның мә­гариф, мәдә­ният, фән, бизнес һәм дәүләт идарәсе өлкә­сендә иреш­кән уңыш­лары сокландыра.

Җи­теш­те­рүдә, авыл ху­җа­лыгында эшләүче ха­тын-кыз­ларга рес­публика­быз­ның үсеш-алга­ры­шы­на бәяләп бетергесез өлеш кертү­ләре өчен тирән ихтирам белдерәбез. Хатын-кыз ветераннарыбыз аеруча олылауга, кадерләүгә лаек. Алар, ирләр белән беррәттән, Бөек Ватан сугышының барлык авырлыкларын кичте, хәрабә хәлендәге илне күтәрүдә тырыш хезмәт куйды. Чиксез зур рәхмәт сезгә!

Мөхтәрәм хатын-кызлар, ышанычлы адымнар белән, горур рә­вештә, нәзакәтлелек һәм сөйкем­лелек кебек сыйфатларыгызны җуймыйча, тормыш юлыннан ар­мый-талмый баруыгызны, туганнарыгыз һәм якыннарыгызга ярату, наз, күңел җылысы биреп, бәхетле яшәвегезне телим! Дөнья­лар тыныч, имин булсын! ("Ватаным Татарстан", /№ 31, 05.03.2016/)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев